Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Видео: Кызыл Бәрән авылының «Бәрәнҗәр»е «Бәхилләшү» җыруын башкара

Күптән түгел Алексеевск районының Кызыл Бәрән авылына барып кайттык.

Авылда өч фольклор коллектив эшләп килә: "Айбагыр", "Бәрәнҗәр" һәм балалар ансамбле "Айбагар".
Бу җырны безгә "Бәрәнҗәр" халык ансамбле башкарды. 

Кр.Баран авылыннан Начта әби җыруы – "Бәхилләшү".

1. Ник ак була икән лә әй таш пулат,
Маллар кибат түгел лә баш кибат.
Әләлиләр белән лә җүләли күк,
Дибаналар булдым ла мин кабат.

2. Нәнәй, нәнәйкәем дигәчтен лә,
Бәбкәм, бәбекәем лә дисәнә,
Авызыңнана җаның ла чыккан чакта
Бәхил бәбекәем лә дисәнә.

3. Бер ди кишанка ди ай чикләвекне
Өчкә генә дүрткә лә бүләек.
Без ди барыбыз да бертуган лай –
Бер-беребез өчен ләй үләек.

4. Кыр капкасын чыккан ди ай ли чакта
Калды камчыларым ла кайрылып.
Калмады камчыларым ди ай кайрылып,
Калды туганнарым ла айрылып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев