Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Тутый кош булырга теләгән чыпчык турында мәсәл

Геннадий Макаров музыкасы һәм сүзләре.

Яшенле яңгырлар яуды,
Матур күренеш ачылды;
чыкты салават күпере, төрле төс белән балкыды.

Чыпчык төрле төс күрде дә,
Хәйран калып, карар кылды:
“Төссез йөрергә теләмим,
Тутый кош төсле булам мин”.

Чыпчык, тутый кош булам, дип
Очты Салават каршына
Үзен буяуга манарга,
Тутый кош төсле булырга.

Чыпчык тырышып очса да,
Салават качты еракка;
Чыачык арып җиргә төште
Һәм дә эләкте тозакка.

Аучы йөгереп килде дә:
“Бу тик гади чыпчык”, – диде,
Читлек ишеген ачты да
Җибәрде аны иреккә.

Чыпчык чынлап төсле булса,
Тутыйга охшаган булса,
Азак көннәренә кадәр
Тоткынлыкта яшәр иде.

Бу зәлдән гыйбрәт алыгыз,
Төскә генә кызыкмагыз,
Ходай биргәнгә сөенеп,
Булганның кадрен белегез.

Геннадий Макаровның "Керәшен мәдәнияте" китабыннан алынды
Фото: fotokto.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев