"Тумар" вокаль-инструменталь ансамбле — "Кемнәр кубыз тарта икән" (видео)
Җан җал иткәндә

"Тумар" вокаль-инструменталь ансамбле — "Кемнәр кубыз тарта икән" (видео)

Игьтибарыгызга "Тумар" ансамбле башкаруындагы, Геннадий Макаровның Зәй керәшеннәреннән яздырып алынган, "Кемнәр кубыз тарта икән" җыруын тәкъдим итәбез.

Җырчы Җәкәү җортында эшләп килүче "Тумар" вокаль-инструменталь ансамбле тырышып конкурс-фестивальләргә әзерләнә.

Кызлар төрле уен коралларында уйнау, җыр һәм бию сәләтләрен камилләштерәләр. Максатлары: әле киң күләм аудиториягә таралып өлгермәгән керәшен җыру-биюләрен таныту. 

Шушы видеода ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, фольклорчы Геннадий Макаров архивларыннан алынган җыруны тыңлап үтә аласыз.

Чыганак


Нет комментариев