Зәй керәшеннәренең җырулары моңлы һәм үзәккә үтә торган. Игътибарыгызга Зәй районы Сәвәләй авылы җыруын тәкъдим итәбез
Пурашкаңны күтәреп ки,
Сәвәләйләр, дисеннәр;
Гармуныңны тартып уйна,
Матур кызлар сөйсеннәр.
Җыйдым җиләк, җыйдым җиләк
Бөрлегәннәре белән;
Без җөрибез Сәвәләйнең
Бер дигәннәре белән.
Ак алҗапкыч билләрдә,
Җилпердәми җилләрдә;
Сандугачлар да сайрамый
Без булмаган җирләрдә.
Керәшен җырулары. Зәй типографиясе. 1999 ел.
Фото: Михаил Тукранов
Нет комментариев