Җан җал иткәндә

Сандыр дәдәйнең акыллы киңәше

Тормышта тариха мәсәлләрнең әһәмияте зур, алар кешеләрне уйландыра, дөрес фикерләргә өйрәтә.

Бервакыт акыллы Сандыр дәдәй янына бер кеше килеп, үзеннән зарлана башлый: "Минем тормыш та килеп чыкмады, буем да кыска, чыраем ямьсез, бик акыллы дип тә әйтеп булмый. Эшне дә башкалар кебек эшли белмим".
Акыллы дәдәй аны кулыннан тотып, бакчага алып чыга: "Кара, - ди ул. - Менә нарат белән алмагач. Бу агачларның кайсысы матуррак һәм файдалы?
"Аларны чагыштырып була мени! Алар икесе дә кешеләргә кирәк һәм икесе дә яхшы" ,– дип җавап бирә зарланучы.
Сандыр дәдәй:
"Шулай булгач, нигә син үзеңне башкалар белән чагыштырасың һәм син алардан да начаррак дип саныйсың? Һәр кеше, агач кебек үк, үзенчә яхшы һәм файдалы бит!"


Нет комментариев