Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Питрау дусларны җыя

Талантлы, олы тәҗрибәгә ия сәхнә остасы, музыка коралларында уйнаучы, керәшен җыруларын искиткеч оста башкаручы һәм шагыйрә Елена Григорьева-Даниловадан тагын бер матур шигырь.

Кил әле син Тырлау аланына,
Питрау күрке булып йөрерсең!
Җанын җарып бирер хуҗаларны
Үз күзләрең белән күрерсең!

Мәйдан түрен тотар Җегетләр бар-
Җиңү белән яулый көрәшен!
Эшкә уңган, киң күңелле халык-
Бар яктан да булган Керәшен!

Күңел иркәләрлек моң-җырларның
Иң затлысын бездә табарсың!
Чибәр кызларның да, җан тартканын,
Питрауларда гына сайларсың!

Халкыбызның җылы, якты түрен,
Үзең күреп, чынлап той әле!..
Учак яккан, серле Питрау төнен,
Йөрәгеңә мәңге уй әле!..

Эскәтерләр җәеп, өстәл кордык,
Тырлау дигән гүзәл утрауда..
Ачык йөзле, бик кунакчыл халкым
Зурлап, җырлап сыйлар Питрауда!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев