Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Парлашып уйнала торган уен: “Уеныбыз узадыр”

Керәшеннәрдә бик күп төрле уеннар бар.

Менә шулар арасыннан җырлы-биюле, кара-каршы тезелеп, парлашып уйный торганнарын укучыларыбызга тәкъдим итәбез.

Уен ачык һавада уйнала. Яшьләр, бер-берләренә кара-каршы тезелеп баса һәм үзара җыру әйтешә.

Гөбенәдә чалу бар,

Аны чапмак чалгы бар,

Чыкмас идем шул уенга,

Элек чыккан йола бар.

 

Ике басу арасы,

Була микән арышы;

Түбән очның кызлары,

Килә микән каршы,

Алар килсә каршы,

Җырлар идек тырышып.

 

Кояш чыкса аязыр,

Болыт чыкса явадыр.

Бер әйткәндә әйтәек,

Уен узып барадыр.

Узса узар уеныбыз,

 

Яшь чак узып барадыр.

Күкеләр күкылдыйдыр,

Сука өстендә туклыйдыр.

Ай-һай, безнең уеныбыз

Питрау җиткәч туктыйдыр.

Тиңдәшләрем, җаннарым,

Таралыйк, җыеныгыз.

 

Әй, тузадыр, тузадыр,

Кулда көмеш тузадыр.

Тузса көмешең тузсын,

Узса узсын уеныбыз,

Киләсе ел сау булсын!

Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылында язып алынган. “Йола һәм уен җырлары” китабы.1955 ел.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев