Никифор Тукмачев: «Грипп тигезләргә мөмкин ярлы белән байны да»
Җан җал иткәндә

Никифор Тукмачев: «Грипп тигезләргә мөмкин ярлы белән байны да»

Н.Тукмачевның «Ике чир» шигыре.

Ике чир

Искән җилдәй урап алды

Авылларны, каланы.

Карт-корыны да кызганмый,

Хәтта бала-чаганы.

 

"Бу юлы дуңгыз чире", – дип,

Түрәләр баш кашыды.

Әллә грипп, әллә кризис

Әйләндерә башымны.

 

Грипп булса, бер китәр ул,

Чирләгән бар, чыдарбыз.

Менә кайчан кризистан

Исән-имин чыгарбыз?

 

Кризис шаукымы, билгеле,

Күбрәк ярлы янында.

Грипп тигезләргә мөмкин

Ярлы белән байны да.

Никифор ТУКМАЧЕВ.

Фото: unplash.com

 

 

 

 

 

 


Нет комментариев