Казан шәһәренең Осиново мәктәбе укытучысы Надежда Токранова язган шигырьләр күңелегезгә хуш килер.
Теләк
Тормыш бит ул
Матур бит ул ,
Бу дөньяда яшәүләре.
Һәр яңа көн,
Күп көч сорый,
Яшеннәрдәй яшнәүләре.
Гомерләр бүләк ,
Иң гади теләк,
Яхшы кешеләр булсын күберәк.
Уңга барсаң да,
Сулга барсаң да,
Яхшы кешеләр һәрвакыт терәк.
Тынычлыкка
берни җитми ,
Яшәүләргә туган булып.
Бирсен Ходай
Якты көннәр,
Яшик әле кеше булып.
Бу көнемә
Мең-мең рәхмәт,
Ходай мине үзе йөртә.
Дөрес юлдан
Тайпылмыйча ,
Яшәгәнне бары көтә.
***
Үткәннәргә кайтыр
Юллар юктыр,
Юллар юктыр
Миннән киткәнгә .
Килеп бераз вакыт
Өстәр идем,
Минем турда
Гайбәт сүткәнгә .
Озын сыман гомер ,
Бетмәс төсле,
Китмәс сыман бездән
Вакыт көче .
Китә икән , бар да
Бетә икән .
Сүнә икән һәммәбезнең
Көче…
Сагынуым
Сагынуым синең исле,
Сабыр гына синең төсле.
Еракларга җитә ала
Суытмыйча җылы хисне.
Сагынуны маяк итеп ,
Яннарыңа йөгерермен.
Мин дә хәзер синең төсле,
Дәшми генә тилмерермен.
Сагынуым сиңа җитәр,
Ерак араларны үтеп.
Түзми яннарыңа киләм ,
Озак тордым сине көтеп.
Нет комментариев