Менделеевск районы Иске Гришкин авылыннан һәвәскәр шагыйрь - Иван Алексеевның шигырен тәкъдим итәбез.
Мин - табигать баласы
Мин баласы шушы газизләрнең,
Туып-үсеп шунда яшимен.
Анам биргән күкрәк сөте белән,
Күңелем белән аңа бәйлемен.
Юк, мин көтмим өмет итеп,
Кемдер бирер диеп бәхетне.
Көч-куәтем җигеп, тирем түгеп,
Мин ясармын үземә тәхетне.
Абынсам да йөргән юлларымда -
Миндә бары шул теләк:
Гомер итсәм иде шушы җирдә
Кешелеккә кылып игелек.
Торган җирем шундый якын миңа,
Матур чәчәк тулы болыннар.
Мин гашыйк шушы гүзәл җиргә-
Сез белегез шуны, туганнар!
Нет комментариев