Мәлкән урамнары җыруы
Әлеге җырның сүзләрен безгә Минзәлә районының Иске Мәлкән авылы кызы Лариса Әхмәтшина язып җибәрде.
“Җырның көе һәм кайбер куплетлары минем исемдә бәләкәй чакта аш-суда үзебезнең әти-әниләр, күршеләр, туганнар җырлаганнан, ә бер-икесе авылыбыз түтиләре җырлаганнан истә калган, уртача озынлыктагы көйгә җырлана”,– диде Лариса Михайловна.
Мәлкән урамнары – озын урам,
Уртасыннан ага гөрләвек.
Җыен дуслар бергә җыелыштык,
Күгәрченнәр күек гөрләек.
Мәлкән урамнары –ай киң урам,
Без киләбез атлар атлатып.
Сөйләгән кешеләр әй сөйләсен,
Без җөрибез бармаклар шартлатып.
Мәлкән урамнары киртләч-киртләч,
Киртләчләре бетәр яз үткәч.
Мәлкән урамнары әй бик җәмне,
Җәмкәйләре бетәр без киткәч.
Мәлкән урамнары уртасыннан
Тотып кына алдым бер балык.
Җырукайларыңы кычкырып җырла
Карап тора безгә бар халык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев