Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Луиза Янсуардан яңа шигырь

Карендәшебез Кариев исемендәге яшь тамашачы театры директоры Луиза Шарова – безгә күптән шагыйрә буларак билгеле.

БЕРКЕМ

Безгә инде төшләр генә кала.
Әле беркем җәзаламый анда -
Уянганга кара күмер булып
Көйрәмәгән яшел далаларда.

Һәм үпкәнгә ташын каберләрнең,
Һәм йөрткәнгә саклап хәтерләрен
Күкрәгемдә - имин дәверләрнең.
Бер югалткач инде кадерләрен.

Әнә, яна дөрләп далаларым...
Әнә, яна дөрләп далаларың...
Һәм төмәнләп килә яңалары...
Без - һаман бер Тәңре балалары.

Елмаясың, үбеп яшьләремне:
Белгәнгәме болай яшәреңне...
Белгәнгәме болай яшәремне...
Күкрәгемә йотып дәшмәвемне...

Син үбәсең.
Юатырга теләп.
Йөрәгеңдә тибә минем йөрәк.
Йөрәгемдә тибә синең йөрәк.
һәр мизгеле бүләк хәзер... бүләк...

Безгә инде төшләр генә кала.
Матурлыгы шаштыргыч бер таңда
Күмер ерып... керәм далаларга...
Беркем дә юк бүтән җәзаларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев