Лидия Ломакинадан керәшен матрешкасын бизәү буенча мастер-класс
Җан җал иткәндә

Лидия Ломакинадан керәшен матрешкасын бизәү буенча мастер-класс

Алабуга шәһәрендә яшәүче карендәшебез Лидия Ломакина да бар күңелен халык сәнгать һөнәрләренә багышлаган.

Алабуга керәшеннәре айлыгы булуыннан файдаланып, Җырчы Җәкәү йорты хезмәткәрләре Лидия Григорьевнага кунакка барды. Максатлары - керәшен матрешкасын ясау буенча мастер-класс, остаханә төшерү иде. Алабуга шәһәренең нәкъ тарихи үзәгендә, Спасс соборы, Шишкин мемориаль йорты, “Шишкин буалары” паркы янәшәсендә, гаҗәеп матур тарихи йортта яшәп ята икән иҗатчы. 

Игътибарыгызга Лидия Ломакина иҗаты - керәшен матрешкасын бизәү буенча видеосюжет тәкъдим итәбез. 

Видео: Җырчы Җәкәү йорты
 


Нет комментариев