Кодагыйларга атап (җыру)
Бу җыруны Мамадыш районының Югары Әрнәш авылында яшәгән Татьяна Алексеевна Жаркова (1932-2013 еллар) авылдагы рәт ашларында яратып башкара торган булган. Ә аның дәфтәр кәгазенә язып калдырган бу җыруын Түбән Каадагы кызы Зоя Данилова кадерләп саклый.
Ишеккәйләр ачтым, ай, көн күрдем,
Тәрәзәләр ачтым, гөл күрдем.
Сез кодагыйларга килеп кергәч,
Чыккан кояш белән тиң күрдем.
Айлар ай икән, ай икән лә,
Безнең кодагыйлар бай икән.
80 дә лә чиләк, 8 мичкә
Серкәләгән баллары бар икән.
Өстәл өскәйләрем — кенәгә,
Өстәл аскайларым — күләгә.
Безнең кодагыйлар җавап бирерлек
Мәскәүләрдән килгән түрәгә.
Өстәл өскәйләрем — чынаяк,
Өстәл аскайларым — дүрт як.
Килгәннән лә бирле карап торам,
Бигрәк асыл икән сезнең як.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев