Җырулар белән таныштыруны дәвам итәбез.
Каратай буена, әй яшьләр төшкән
Түгәрәккәй уен уйнарга.
Каратай буе, әйдәгез, җырлашыйк әле.
Түгәрәккәй генәй уйнаганда,
Уртага кем чыгар җырларга.
Каратай буе, әйдәгез, җырлашыйк әле.
Каратай сулары — агым су,
Комнар белән катыш агадыр.
Каратай буе, әйдәгез, җырлашыйк әле.
Җырлашканнар, безнең бу гөрләшкәннәр,
Истәлекләр булып, әй, калыр.
Каратай буе, әйдәгез, җырлашыйк әле,
Гөрләшик әле.
Нет комментариев