Әлеге җыруны 1998 елда Чиләбе өлкәсе Нагайбәк районында Людмила Белоусова язып алган.
Минем җыруларым берәү генә
Сандык төпләрендә сырларда;
Йөгерә үрдәк, кайта бодайдан,
Теләп алдым сезне Ходайдан.
Сандык төпләреннән сайлап алдым,
Сез – туганкайларга җырларга.
Гөр-гөр итеп гөрли күгәрчен,
Күрешмичә ничек түзәрсең.
Биек тауның башларында
Таш тәгәрәүләре – тамаша;
Йөгерә үрдәк, кайта бодайдан,
Теләп алдым сезне Ходайдан.
И, ашыйык, эчиек, уйныйык, көлиек,
Ике гомер килми янәшә.
Гөр-гөр итеп гөрли күгәрчен,
Күрешмичә ничек түзәрсең.
"Керәшен җыру әйтә" китабыннан
Нет комментариев