Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Керәшен туендагы Аргыш җырулары

Аргыш дип керәшен туенда алып баручыны (тамаданы) әйткәннәр.

Яхшыдамы сезнең атыгыз

Татлыдамы сезнең ашыгыз,

Бу да кадәрледә гүчтинәчне

Ничек тартып килде атыгыз.

 

Юлларга да чыгасы атларымның

Җикәчтен ялларын тарадым,

Атларыбыз тартып килә алмагач

Юлда машиналар ялладым.

 

Югары келәтләр баскычы

Түбәнге келәтләр ачкычы

Бу чемоданнарны ачар өчен

Кемдә икән аның ачкычы.

 

Безнең кодаларның атлары

Туп-туп кына итеп атламый

Чемоданга япкан әйберегез

Җыруларсыз гына ачылмый.

 

Без барасы юллар тар икән

Читләрендә ниләр бар икән,

Чемоданнарны ачуын да ачтык

Әчләрендә ниләр бар икән.

 

Мадианнар белән кәнәферне

Табаларга салып көйдерткән,

Безгә алып киләсе кызыгызны

Ахры аерым ябып симерткән.

 

Җиккән атларыбыз ак булсын

Барыр юлларыбыз пак булсын

Җырларымны белеп җырламасам да

Аргыш булуларым хак булсын.

 

Атларымны җигеп юлга чыксам

Барыр юлларыма ашыкмыйм,

Миндә бит аргышлар булып килдем

Үз кодаларыма башлык мин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев