Каргышлар, теләкнамәләр һәм такмаклар.
Керәшеннәрдә элек-электән килә торган каргышлар, теләкнамәләр, такмаклар бүгенге көндә дә онытылмаганнар
Каргышлар - халык авыз иҗатының сирәк очрый торган жанры. Хәзер инде каргыш дигән сүз аерым бер кешене, күренешне, вакыйганы каһәрләү мәгънәсендә генә сакланып калган. Ләкин ул элегрәк заманнарда үгет-нәсихәт, васыятьнамә, мактау өчен дә кулланылган. Шулай да, кагыйдә буларак, каргышта трагизм өстенлек итә. Каргыш әйтүче һәр кеше, бу жанрның формасын нык саклаган хәлдә, аңа үз фикерен, үз образын сала. Чөнки каргышлар күбесенчә гадәти булмаган конкрет хәлләр, язмышлар, күренешләргә багышлана. Шул ук вакытта каргышлар билгеле кешеләргә дә төбәп әйтелә. Чистай районы Нарат-Елга авылының керәшен халкы каргышларны бүгенге көндә дә киң куллана, аларны хәтта яшьләрдән һәм балалардан да ишетергә мөмкин. Урамда уйнаучы балалар үзара талашып китсәләр, алардан нинди генә каргышлар ишетмисең. Менә шуларның кайберләре:
1.Күп яшә, озак яшә, йөзгә җиткәнче яшә, 4. Мин күргәннәрне син дә күр,
Дөньяның бөтен рәхәтен,бөтен михнәтен күр. Мин ишеткәннәрне син дә ишет.
2.Гомерең озын булсын, кайгың күп булсын, Өеңдә эт булып яшә,
Балаларың чирле булсын, Гүреңдә буре булып ула.
Оныкларың ятим калсын. 5. Минекен урлап баемассың,
3.Бүре телен ишет, елан телен ишет. Аның рәхәтен күрмәссең.
Җир йөзендә нинди зар бар, Аягың йөрмәс булыр,
Барын да син ишет. Кулларың череп агыр.
Теләкнамәләр - шулай ук сирәк очрый торган жанр. Бу жанр кемгә дә булса теләк, васыять, үгет-нәсихәт буларак кулланыла. Валентина әбидән язып алган теләкләрнең берничәсе:
1. Баллар таты, майлар таты, 3. Телсезләргә тел бир,
Дөньяда нинди яхшылык бар, Котсызларга кот бир,
Барын да син таты. Башсызларга баш бир,
2. Бәхетле бул, тәүфыйклы бу Мәнсезләргә мән бир.
Балдай татлы телле бул.
Аталы-аналы бул,
Озын гомерле бул
Теләкнамәләрне әби-бабайлардан ешрак ишетергә туры килә, чөнки алар синең тарафтан нинди дә булса яхшылык яки җылылык сизсәләр, үзләренең рәхмәтләрен шушы теләкнамәләр белән җиткерәлр.
Керәшеннәр такмакларны да бик теләп башкаралар.
Такмаклар - бию вакытынды яки күңел ачканда тиз ритм белән әйтелә торган жанр. Такмаклар кешене дәртләндерә, җилкендерә. Алар, кемгә дә булса багышланып, аның турында шаян рухта берәр төрле хәбәр җиткерәләр. Бу Чистай як керәшеннәрендә аеруча киң таралган. Такмакларны алар төрле мәҗлесләрдә, кунак йөрешүләрдә, бәйрәмнәрдә дә әйтешәләр. Алар такмакларны бик яратып, дәртләнеп җырлыйлар:
1. Кулымдагы йөзегемнең 4. Кулымдагы балдагымның
Исемнәре Гөргери . Исемнәре Василий.
Гөргери дигән керәшен Гомерлеккә китсә иде
Чибәр, пычак кергери. Безнең болай дус булу.
2. Уйна, дустым, гармуныңны 5 Ак келәтнең тәрәзәсе
Керәшен көйләренә. Сиксән сигез өлгеле.
Уф йөрәгем, гашыйк булдым Керәшен кызына бәйләнсәң,
Керәшен чибәренә. Хур булмассың, билгеле.
3. Агыйделнең талларына
Таяна торган идем, 6. Җырлагыз, дуслар, җырлагыз,
Керәшен чибәренә карап, Авызыгызны йоммагыз.
Юана торган идем. Бергә чакта җырлап калыйк
Ялан бергә булмабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев