Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Карендәшләр, нинди мәкальләр беләсез?

Мәкальләр - сөйләшкәндә сүзгә ямь һәм куәт бирү өчен, шигъри бер мисал урынында әйтеп йөртелә торган, кыска халык әсәрләре.

Әйтем — сүзнең бизәге, мәкаль — сүзнең җиләге.

Тау биегрәк булган саен аннан егылып төшү куркынычы да арта.

Таза агач төрткәнгә генә аумый.

Ташкын су ярны җимерә, көнчеллек җанны кимерә.

Ташбака адымы белән генә булса да алга баруың хәерле.

Ат урынына сыер җигеп ерак китеп булмый.

Кояш кермәгән өйгә врач керер.

Күккә төкерсәң, битеңә төшәр.

Күктән көткән, җирдән тапкан.

Биек тауның башы — якын, төбе ерак күренә.

Коры җирдә чана да шумый.

Кешегә баз казыма, үзең төшәрсең; казысаң, тирәнрәк казы — чыга алмассың.

Тау булгач, чокыры булыр.

Тауга менүе кыен, төшүе ансат.

Ялгыз таш — кала булмас.

Диңгез янында кое казымыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев