Изге Питрау чирүе (җыру)
Җан җал иткәндә

Изге Питрау чирүе (җыру)

Г. Макаров музыкасы һәм сүзләре.

Сез, хуҗалар, торыгыз да тәрәз ачып карагыз;
Славутчылар сезгә килгән, славутларын тыңнагыз.

Күктә уйный аҗаганнар*, пәриштәләр очадыр;
Изге Питер чирүләре кичке күктә йөридер.

Изге Питерне җырлыйбыз, апостол дип данныйбыз;
Изге Павелны җырлыйбыз, апостол дип данныйбыз.

Иманга терәк булганнар, чиркәүгә җан атканнар,
Ходай сүзен өндәгәннәр, күп газапка түзгәннәр. 

Көтүчеләрнең бәйрәме — Питер, Павал көнедер,
Балыкчыларның бәйрәме — Питер, Павал көнедер.

Питер, Павал бәйрәмендә саулык телик әркемгә,
Ходайның нуры балкысын, җакты сипсен дөнҗәгә.

Искәрмә. Аҗаган — наҗагай, аҗдаган, аҗдарган, аздаркан (ночные сполохи, зарницы) — төнге күкнең яктырып китүе. Борынгы ышанулар буенча, керәшеннәр аны аждаһа еланының ялкынлы сулышы дип белгәннәр.


Нет комментариев