Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Йөрәккә уелган яра

Яшь чак, беренче мәхәббәт... Гомернең иң матур, иң кадерле чагы икәнлеген бик күп еллар үткәч кенә аңлыйбыз шул.

Чыгышы белән ямьле Питрәч якларыннан булган, хәзерге вакытта Себердә гомер итүче Мария түти дә кыз чакларын, мәхәббәтен сагына: “Дәрестән соң җитәкләшеп мәктәптән кайтулар... Яшерен генә хатлар язышу... Егетеңне армиягә озату... Яшь чаклар шулкадәр татлы була, гомер буена онытылмый икән”. Мария түти еллар дәвамында күңелен тырнап торган, яшьлегендәге мәхәббәтен һаман да оныта алмый. Аның яралы мәхәббәт тарихын сезгә дә җиткерәбез.

 

Федор белән алар бер мәктәптә белем алалар. Егет – җиденче класста, ә Мария алтынчыда укыганда ук, алар арасында ниндидер бер хис барлыкка килә. Йортлары бер тирәдә булганлыктан, дәресләрдән соң да, мәктәпләрдәге кичәләрдән дә бергә кайталар. Үсеп җиткәч, нинди һөнәр сайлаячаклары, кайсы шәһәрдә яшәячәкләре турында да бергәләп хыялланалар. Зуррак классларда укыганда алар арасында яшерен генә мәхәббәт хатлары да йөри башлый. Мәктәпнең чишенү бүлмәсендә элеп калдырган киемнәре кесәсенә бер-берсенә хатлар салып кую гадәте була. "Андагы матур сүзләрне укуы күпме рәхәтлек бирүен әйтеп бетергесез иде", – дип искә ала ул. Федор мәктәпне тәмамлап, институтка укырга керә. Мария аның ял саен кайтуын көтеп, мәктәптә укуын дәвам итә.

Ямьле яз җитә, егеткә армия сафларына чакыру килә. Кыз бар тырышлыгын куеп кулъяулык чигә, сөйгәне өчен иң матуры, иң кадерлесе аныкы булыр дип уйлый ул. 

Китәсе көнне егетнең өендә солдат озату кичәсе оештырыла. Бар дуслары, туганнары, әлбәттә, тәүге мәхәббәте, яратканы Мария дә килә. Шундый матур башланып китә кичә. Җырлау дисеңме, биюме, шаярту, теләк әйтүләрме – бар да була анда. Соңрак, барысы бергәләшеп клубка китәләр. Талгын гына музыка агыла, егетләр кызларны вальска чакыра. Федор да Мариянең кулларына килеп тотына. Икесенең дә күзләрендә яшь, шатлыктан да, чөнки Федор, сау-сәламәт егетләрнең барысы шикелле үк, хәрби хезмәт үтәргә китә, аерылышу мизгеле дә йөрәккә тынгылык бирми. Колакта һаман “ике ел күрешмибез бит” дигән сүзләре яңгырап тора. Тик, шулай гына булган булса иде икән! Кинәт ишек төбендә ниндидер шау-шу барлыкка килә, өтешә-төртешә бер төркем чит егетләр килеп керә. Арадан берсе килеп Федорны беләгеннән тота, икенче берсе музыканы өзә. 

“Син нәрсә, егеткәй, безнең сеңелне бала белән калдырып качмакчы булдыңмы?!”, – ди олырак гәүдәлесе Федорга. Бу сүзләрдән Мария егылып китә яза. Алай гына да түгел, инде берничә айлык көмәне сизелеп торган хатын да кереп җитә. Шуннан, бөтен нәрсәнең яме киткәндәй була, Мария өенә чыгып йөгерә, клубтагылар да озакламый таралыша.

Күпме генә каршы килсә дә, Федорны берничә көнгә тоткарлап, ЗАГСта язылыштыралар, аннан соң гына армиягә озаталар. Мариягә соңыннан ишетелгәнчә, ул хатынтәртипсез тормыш алып барган. Башкаларга ияреп, Федор да бер тапкыр аның янында кунган. Уеннан уймак чыга шул. Берничә атна эчендә ул хатын үзенең кемлеген Федорның әти-әнисенә генә түгел, бөтен тирә-якка күрсәтеп өлгерә. Ирләр белән чуалуын да, урлашырга яратуын да сизә алар. Тик соң...терсәк якын, тешләп булмый. Тавыш-гауга тотына, берничә көн югалып торганнан соң, көмәнем төште дип, анысыннан да котылып кайтып керә ул ире йортына. Армиядә хезмәт итүче Федор отпускка кайткач, аерылырга гариза яза. Аерылышалар...

Мария бу хәлләрне бик авыр кичерә. Яратса да, Федорны гафу итә алмый. Читкә китә, укытучы һөнәре алып, зур шәһәрдә балаларга белем бирә.

Яшьлектәге ул еллардан соң инде бик күп вакыт үткән. Шулай да оныта алмый, күз яшьләре белән искә ала ул беренче мәхәббәтен.

“Тормышым да җайлы гына бара, эшем, ирем, балаларым бар. Ә йөрәктәге яра төзәлми, һаман шулай саркып тора. Балаларга андый язмыш язмасын, алар ялгышмасын”, – дип тели ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев