Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Ямаш Игәнәйнең балалар өчен язылган шигырьләрен тәкъдим итәбез

Ананий Нестерович Малов (Ямаш Игәнәй) Сарман районы Ләке авылында туган. Дистәгә якын китап авторы.

Әтәч
Әй, йөри Әтәч,
Киереп түшен.
Кая куярга
Белмичә көчен.


Койма тактасын
Сындырды тибеп.
Сулы чиләкне
Яньчеде изеп.


Кешеләр белән
Алды «булышып».
Күрше малайга
Кунды ул очып!


Йөри торгачтын
Кирәген алды:
Су тулы мичкә
Өстенә ауды…


Чебиләр
Ишегалдында иртән
Сап-сары күлмәк кигән
Нәни генә бер чеби
Аптырап елап йөри.


Корт эзләп бара-бара
Ераккарак киткән ул.
Иптәшләрен югалткан
Һәм адашкан икән ул.


Бик җәлләдем мин аны,
Аннан, тотып сак кына
Илтеп куйдым чебине
Башкалары янына.


Иптәшләре табылгач,
Бар да бик сөенделәр
Һәм чебиләр телендә:
«Рәхмәт сиңа!»— диделәр.

 

Әти кайтыр эштән
Һәммәсе дә әзер:
Чәй кайнаган күптән,
Мичтә бәлеш пешкән..
Тик әтинең кайтып
Җитәсе бар эштән.



Тынлык. Сәгать кенә
Тек-тек килә өйдә.
Барыбыз да көтә:
Әни, мин, кечкенә
Миләүшә бишектә.
Кайтып керер әти,
Әниемне үбәр,
Мине күккә чөяр.
Бишегеннән алып,
Миләүшәне сөяр.
Идән юганымны,
Су китергәнемне
Әни аңа сөйләр.
И сөенер әти,
Улым уңган, дияр!
Сагынып, зарыгып
Барыбыздан битәр
Әтине мин көтәм:
Ул кайтудан да зур
Шатлык бармы икән,
Бу дөньяда бүтән?..

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев