Григорий Родионов шигырьләре
Татарстан Республикасының халык язучысы күренекле карендәшебез Григорий Родионовны искә алып. аның иҗатын тәкъдим итәбез.
Мин көн саен, карт бер кортка кебек,
Хәтер сандыгымда казынам.
Барлап чыгам бөтен байлыгымны,
Һәрчак нидер тоела аз сыман.
Менә монда зур бер төргәк булып
Ята минем ап-ак шатлыклар.
Алар шактый тузган тузуын да,
Тик аларда хаклык, пакълек бар.
Менә монда минем үкенүләр
Чуалган җеп кебек яталар.
Бу почмакта- сагыш савытлары,
Ә бу төштә - минем хатлар.
Монда минем изге хатирәләр,
Алар шундый әйбәт саклана:
Вакыт үткән саен, төс яңарта,
Еллар үткән саен сафлана.
Сандыгымда вак-төяк тә байтак:
Үпкәләү дә, үч, буш вәгазь дә...
... Ә монысы, - иркәм, синең исмең
Төреп куйган ап -ак кәгазьгә.
Мин бары тик шушы төргәк өчен
Сандыгымны көн дә барлыймын.
Тузган диеп, күп төргәкне ташлыйм,
Бу төргәкне ташлый алмыймын.
Мин кадерләп төреп куям аны
Хәтер сандыгымның түренә.
***
Дуслар әйбәт. Гөнаһына кермим,
Минем өчен үлеп тора алар.
Танышларым аша, телефоннан
Хәлләремне белеп торалар.
Шаулап-гөрләп узган кичәләрдә
Миңа дигән урын саклана.
Минем нәни генә уңыштан да
Куаныша алар , әй шатлана.
Дуслар әйбәт. Димәк, мин үзем дә
Бик үк начар кеше түгелмендер.
Тирә-якка бигүк чәчелмимдер,
Уңга-сулга бигүк түгелмимдер.
***
Күтәрелеп карадым да
Мин дөньяның йөзенә,
Кызык кына бер нәтиҗә
Ясап куйдым үземә:
Дөнья йөзе бик зур икән,
Анда Ай бар, Кояш бар,
Уртасында минем Җирем -
Тулган алма, зур бер шар.
Шул илнең нәкъ уртасында
Туган илем бар минем.
Шул илнең уртасында
Туган өем бар минем.
Зур дөньяның йөзен шушы
Нәни өйдән күзәтәм.
Дөнья матурлыгын сезгә,
Кешеләргә күрсәтәм.
Дөньяга булган сөюем
Шушы нәни җыр булыр,
Дөньяның кыл уртасында
Язылды чөнки бу җыр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев