Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты иҗат иткән «Миләшләр» шигыре.
Кояштан нур алып, күр, ничек кызарып,
Ут булып яналар миләшләр.
Җилкетеп күңелне, иркәләп күзеңне,
“Өз безне, өлгердек”, – дияләр.
Мин беләм, миләшләр – бу кызыл тәлгәшләр
Алдалый беләләр күңелне.
Тормышның әчесен, төчесен белгәннәр
Ярата, үз итә бит сезне.
Тормыш ул бал түгел, бер уйласаң, гомер
Нәкъ шушы ут миләш шикелле.
Әчесе бар аның, шатлыгы бар тагын,
Ул шулай ныгыта кешене.
Учымда миләшләр – әче ут тәлгәшләр.
Бик якын, кадерле күңелгә.
Тормышның әчесен яндырсын миләшләр,
“Бәхетле булыгыз”, – дип безгә.
Фото: Михаил Измайлов
Нет комментариев