Ул Балык Бистәсе районының Мәшләк авылында яши. Аның укыган шигырен сезгә дә тәкъдим итәбез
Балык Бистәсе районының Керәшен Казысында туган, хәзерге вакытта Мәшләк авылында яшәүче Анастасия Федорова китаплар укый, шигырьләр өйрәнә һәм аларны сәнгатьле итеп сөйли.
Аның белән аралашуы рәхәт: “66ны тутырсам да, күңел гел унсигездә әле. Кул эшләреннән тыш, икенче яраткан “хоббием” – шигырь уку. Яттан бик күп беләм, туры килгәндә бәйрәмнәрдә сөйлим”, – ди ул.
Нет комментариев