Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәү рәвеше

Виталий Агапов туган көнен каралты-курасында эшләп уздыра

Бар гомере кеше күзе алдында үтүче Сәвәләй егетенә бүген – 1 июнь көнне 63 яшь тулды.

Виталий Агапов җыр дөньясының якты йолдызы, улларын да җыр сәнгатенә тарткан һәрьяклы талант иясе. Җырчы, шәхес буларак, аны яратырга да, яратмаска да була. Әмма җәмгыятьтә тоткан урынын, халык өчен эшләгәннәрен дөрес бәяләү – анысы кемнәрнеңдер субъектив фикеренә бәйле була алмый.

Ә Татарстанның халык артисты Виталий Агаповның үз керәшеннәре өчен дә, республикабыз өчен дә башкарган хезмәтләре бик күп.

Виталий Агаповны кайчаннан башлап беләбез икән дип уйлап утырдык әле. Чаллы керәшеннәренең зурлап оештырылган беренче Нардуганнары, Чаллы паркындагы беренче Питрау бәйрәмнәре, Түбән Каманың Кушай һәм Келәтле авылларындагы Питрау җыеннары – берсе дә Агаповтан башка үтми иде... Виталийның үзе язган җырны башкаруы Кушай Питравының болындай мәйданын биюче халык белән тутыра иде – беркем дә урынында утырып калмый. Хәтта мәйданнан читтә, чирәмлектә ятучы “салмыштин”нар да биергә чыга.

1994 елда Яр Чаллы шәһәрендә үзе оештырган “Моңлы Чаллы” җыр театры үзешчән композитор Виталий Агапов язган җырларны сәхнәгә алып чыкты. Тамашачы, беренче концертларында ук, кушылып җырлап утырды. Нота белмәгән башы белән җыр язган Агаповның җыр сөючеләр күңелен яулап алуы иде бу! Мирһади Разов сүзләренә Агапов язган “Әнкәй гөле” җырын халык 25 еллап яратып җырлый инде. Нишлисең, нота белмәгәч, халыкның тануы, җырларыңа гашыйк булуы җитә шул инде...

Хәзерге вакытта Яр Чаллы шәһәренең “Карендәшләр” ансамбле җитәкчесе Виталий Агапов, заманында, әле хәзерге шикелле фольклор ансамбльләр күпләп оешмаган чакта, Сәвәләйдәге түтиләрне, әбиләрне җыеп, халык ансамбле төзи. Сандык төпләрендәге күлмәкләрен алып киеп, бизнәгечләрен тагып, үз якларының җыруларын сәхнәгә алып чыга алар. Скрипкачы Иванның оныгы, гармунчы Василий белән җырчы Мариянең улы Виталий, әнә шулай, үз авылларының җыруларын онытылудан саклап кала.

Татарстан халыклары ассамблеясенең Чаллы филиалы җитәкчесе, республика керәшен иҗтимагый оешмасының идарә члены, Яр Чаллы керәшен оешмасы җитәкчесе, шәһәр советы депутаты, Зәйнең мактаулы гражданины, композитор һәм җырчы, дәүләт бүләкләре иясе Виталий Агаповның уңышлары, хезмәтләре турында күп язарга була.

Ә шулай да Виталий Васильевичның иң зур һәм иң игелекле хезмәте – Зәй районындагы туган авылы Сәвәләйдә Изге Тын иңелү хөрмәтенә чиркәү төзүе һәм Чаллы шәһәрендәге керәшен чиркәве төзелешенә ярдәме. 

...Туган көне җитә башласа, кешене котлау, аңа сәламәтлек уңышлар, бәхет теләү – күнегелгән бер гадәт. Кеше бу көнне, кырык эшен кырык якка ташлап, телефонына туктаусыз килеп торган SMS-котлаулар гына укып утырырга, бәйрәм итәргә тиеш дип уйлыйбыз. Халыкара балаларны яклау көнендә дөньяга килгән Виталий Агапов туган көнендә нишли икән?

– Сәвәләйдә әкрен генә кояш кыздыра башлады... Яңгырмы? Юк, азрак сибәләп кенә китте. Туган көндәме? Иртән торып, каралты-курада инде әллә ниләр эшләп бетердем. Өйдән мунчага бара торган “трасса”ны карыйм әле. “Үкчәне бетерде”, дип йөри хатын. Рәтләп куйсын дип, миңа төрттереп әйтүе инде. Хатын приказы буенча эшлим. Шул арада үз эшләремә дә вакыт табам, – дип, уены-чыны белән сөйләп китте Виталий Васильевич. – Йортның нигезләрен караштырам. Брусчатканы да рәтлим. Ике яшемнән үзем үскән пуҗым бу...

Питрау җыенына Зәйгә, Чаллы, Сарман Ләкегә, Җөригә барырга уйлап тора. Питрау бәйрәмнәренең кайсыларында җырлавы белән кыызксынуыбызга каршы, “чакырган җиргә барырмын, чакырмаган җиргә җөрмиләр” дип әйтү белән генә чикләнде.

Гомеренең билгеле бер яшенә җиткән кешедән тормышыңнан канәгатьме дип тә сорыйлар бугай. Ул хакта сорамасак та, Виталий Васильевич:

“Аллага шөкер, ике чиркәү җиткерүгә хезмәтем керде. Авылдашларга бәйрәмнәр оештырып, концертлар куям. Балалар өйләнеште. Оныклар бар. Хатынымнан уңдым. Гомумән, тормыштан уңдым”, – дип сөйләвен әйтелмәгән шул соравыбызга җавап буларак кабул иттек.

Без сөйләшкән арада, бәләкәй баланың шатлыклы авазы ишетелде. Ә Виталий бабай Агаповның тавышы исә бар дөнья бәхетен кочагына алган кешенекенә охшап яңгырады: “Внучкам Афина кайтты!”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев