Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәү рәвеше

Ветеран Степан Бойцов музыка уен коралларын куллынан төшерми

Зичәбаш авылыннан 96 яшьлек Степан Бойцовның яраткан шөгыле - гармунда, скрипкада уйнау.

Степан дәдәйгә һич кенә дә 96 яшьне бирмәссең әле: өйдәге вак-төяк эшләрне үзе эшли, ил-көн яңалыкларыннан хәбәрдар.

Иң михнәтле елларны кичеп, сугыштан соң авырлыкларны үз иңнәрендә күтәргән Степан Федотович шушы яшендә дә җор күңеллелеген, зирәк зиһенен җуймаган. Аның яраткан шөгыле - музыка уен коралларында уйнап җырлау.

Зичәбаш авылыннан 96 яшьлек Степан Бойцовның яраткан шөгыле - гармунда, скрипкада уйнау

Махсус музыкаль белеме булмаса да, ул гармунда, скрипкада оста итеп уйный. Тик хәзер бармакларым тоймый башлады, гармун төймәләренә баса алмыйм, аннан скрипкам да искерде, ди. Шулай да төшенкелеккә бирелми – әле яшь чакта җырлаган җырларын суза.

Узган ел 95 яшенә Степан бабайга улы Василий белән килене Әлфия гармун алып кайтып бүләк иткәннәр. Бабайның бу бүләккә сөенүе! Аның өчен бик кадерле бүләк ул, шуның турында сөенә-сөенә сөйләде безгә дә.

Скрипкада да, гармунда да үзлегеннән кечкенә вакытта ук уйнарга өйрәнә ул. Абыйсы скрипкада уйный торган була, скрипканы да ул үзе ясый. Ә ул эшкә киткәндә Степан дәдәй качып кына аның скрипкасында уйнарга өйрәнә. Кичен авылда яшьләрне скрипкада, баянда уйнап биетә. Әтидән урлап чыга идек скрипканы, дип искә ала көлеп яшь вакытларын.

Степан дәдәйгә һич кенә дә 96 яшьне бирмәссең әле: өйдәге вак-төяк эшләрне үзе эшли, ил-көн яңалыкларыннан хәбәрдар. Хәтере дә күпләр көнләшерлек, күз генә тимәсен.

Аның да балачагы, яшьлек еллары авыр сугыш елларына туры килгән. Өч яшьлек чакта аттан егылып төшеп, имгәнгән, чукрак калган. Шунлыктан сугышка алмаганнар.

- Сугыш вакытында бар эш безнең җилкәдә булды. Сугышка китүчеләрне ат белән Бөгелмәгә илтә идем. Сугышка китүче бертуган абыемны да Бөгелмәгә үзем илттем. Көне-төне ашлык суктык, кичкә кадәр көлтә кертәбез дә, икмәк төяп, төнгә аны Чаллыга илтә китәбез. Иртән генә кайтабыз”, - дип искә ала ул вакытларны.

 Күп еллар кибеттә сатучы булып эшли. Эшен намус белән, төгәл башкаргангадыр, башка  кибетләргә ревизия үткәрергә дә аны җибәрәләр. Янгын сүндерүче булып та хезмәт куя.

Картайганчы бик күп авылдашларын, тирә-як авыллар халкын итек басып, бүрек-бияләй тегеп сөендерә ул. Килене Әлфия әтигә материалын кулына тоттырсаң, әле бүген дә бүрекне тегеп бирә ала, ди.

“Менә шулай хәрәкәттә булу гомер өстәгәндер дә миңа. Аннан безнең әни яныннан нәселебез озын гомерлеләр. Әнием дә 103 яшькә җитеп үлде”, - дип сөйли Степан дәдәй.

Бойцовлар гаиләсендә өч бала үскән. Степан дәдәй  өч ул үстердек, ди уллары белән горурланып. Җәмәгате Анна вафатына да 26 ел үткән инде. Әле Степан Федотович хатыны үлгәч тә озак еллар күпләп мал-туар асрый, сыерын да сава, эш белән үзенә юаныч таба. Ишегалдында мотороллеры тора, шуның белән малларга ашарга ташыдым инде, әле бүген дә утырып чыгып китәр идем, ди бабай, үзе өчен кадерле булган мотороллерын кулы белән сыйпап.

Без Степан дәдәй янына килгән көнне Тукай районы Ерыклы авылында яшәүче улы Василий белән килене Әлфия кайткан иде әтиләре янына. Атна саен кайтып, әтиләренең хәлен белеп китәләр икән. Килене Әлфия әти кешене хәстәрләп, үзләре киткәч ашарга җитәрлек итеп ашын да пешереп куя, тәм-томын да әзерли. Ә бер улы бабай белән бер йорт ишегалдында бик заманча итеп йорт салган. Тирә-ягы чәчәкләргә күмелгән. Аларны күреп кенә булмады.

“Ялгыз калу бик авыр ул. Әле ярый, көн дә хәл-әхвәл белешергә социаль хезмәткәрем Татьяна, күршеләрем бар. Барысы да бик кешелекле. Үз яхшылыклары үзләренә кайтсын иде”, – дип рәхмәт укый.

Степан бабай ел саен ветераннар госпиталендә дәваланып чыга икән. Бик әйбәт карыйлар, ә менә бер елны социаль үзәктә ял иткән идем, ошамады, ашлары майсыз, дип көлә.

“Безнең әти эшкә бик тырыш, көчле кеше булган,  аны хәтта  атны күтәрә иде,  дип сөйлиләр. Мунча керергә бик ярата. Әле дә озаклап чабына”, - ди улы Василий.

Степан Федотович авылдашлары, мәктәп укучылары алдында да чыгыш ясый. Авылның социаль хезмәткәре Татьяна Михайлова - аның булышчысы. Ул Степан Федотовичның җырлавын һәм уен коралларында уйнавын бик яратып тыңлый, үзе дә ветеранга кушылып җырлый.

“Степан Федотовичка музыкага булган мәхәббәте рух ныклыгын һәм аек акыл, зирәклеген саклап калырга ярдәм итә. Җыр яраткан кеше матурлыкны ярата. Ә матурлыкны яраткан кеше беркайчан да начарлык эшләми. Ул мәрхәмәтле, ярдәмчел була. Җыр Степан дәдәйнең гомерлек юлдашына әверелде”, -ди Татьяна Михайлова.

Степан дәдәй туган авылы Зичәбашны, аның кешеләрен, табигатьне яратып гомер итә. 

Клара Ермолаева, Зәй шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев