Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәү рәвеше

Ольга Новожилова. Мировая судьядан – рәссамлыкка

Тумышы белән Зәй районының Мәлем ягыннан булган карендәшебез, Татарстан рәссамнар союзы члены Ольга Новожилованың март аенда Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә шәхси күргәзмәсе эшләде.

Иҗатында – язлар балкышы

Күргәзмә ачу тантанасына килүчеләрне Чаллы рәссамының күңел байлыгы күчкән чәчәкләр, этюд һәм натюрмортлар үзләренә тартты. Залга үткәнче, алар һәр картина янында тукталып, үзләренең соклануларын, кичерешләрен белдерделәр. Монда сирень чәчәкләре бәйләмен дә, кашкарыйларны да, Мәлем чиркәвен дә күрергә була иде...

Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтова башкаруындагы җыр белән башланып киткән күргәзмәне ачу тантанасында Зәй районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, Чаллы керәшен оешмасы җитәкчесе Виталий Агапов, танылган рәссамнар катнашып, үз чыгышларында Ольга Новожиловага рәхмәт җиткерделәр.

Илүзә Галиуллина фотосы

Традиция буенча, чыгышларны Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк җитәкчесе Людмила Белоусова башлады. Язгы кәеф, язгы күтәренкелек биреп, чәчәкләр балкышы булып, март ае дәвамында Җәкәү җортында Ольга Новожилова картиналары күргәзмәсе эшләвен әйтеп үтте. Узган ел Зәй районында, керәшен энтик культурасына багышлап, Мөдәррис Минһаҗев җитәкчелегендә республика рәссамнары пленеры оештырылганын искәртте. Аның керәшеннәр арасыннан, талантлы рәссамнарны ачыклауга ярдәм иткәнен  телгә алып, Эдуарад Филипповны, Менделеевскидан – Комаровны, Алабугадан – Игнатьев һәм Чаллыдан Ольга Новожилова исемнәрен атады.

Рәссам буш кул белән килмәгән – Җәкәү җортына “Алма спасы”н бүләк итеп бирде.

“Алма спасы” – пыяладагы живопись. Ул темпера белән ясалды. Аның белән элек иконаларны гына ясаганнар. Ул – бик кыйммәтле буяу. Аны пыяладан бетереп булмый, берәр хата китә икән, аны бетерүе авыр. Бер шешә аракы алдым да, дөрес булмаган урыннарын шуның белән бетердем. “Алма спасы”н кичә генә тәмамладым. Үз эшләремне сатмыйм, яхшы кешеләргә, яхшы йортларга гына бүләк итәм. Миңа Ходайдан талант бирелгән икән, ул кешеләрне шатландырырга тиеш дип уйлыйм, – дип сөйләде рәссам Ольга Новожилова. – Улым Дима 18 августта туды, ә 19ы – Алма спасы. Бу картинамда Диманың улы, оныгым Луканы да ясадым. Өч яшьлек кечкенә вакытын, аңа хәзер биш яшь инде".

Иҗаты, Сәвәләйдәге галерея өчен рәхмәт белдереп, Петр Уразайкин Зәй районы башлыгының Рәзиф Кәримовның Рәхмәт хатын тапшырып, Ольга Васильевнаның “юриспруденциядә профессионал эшчәнлеге белән халык ихтирамына лаек булган, пенсиягә чыккач, үзен иҗатта тапкан” рәссам булуын сөйләде.

Олы бәя

Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге өлкән фәнни хемәткәре Людмила Шкляева, белгеч буларак, Ольга Васильеванага олы бәя бирде.

“Шәхеснең тормышы турында сөйлибез икән, әгәр эчке бер стержене булса, кеше үсештән тукталмый. Кеше шундый җан иясе – ул я алга гына бара, яки артка тәгәри. Сезнең мисал – башкаларга үрнәк булырлык. Киндер һәм майлы буяуны сайлыймы, әллә акварель һәм кәгазьнеме – эш техникада, сюжетта, жанрларда гына түгел. Һәр картина рәссамның холкын чагылдыра. Нәфис тоннар, төсләр ярашуы, хәтта капма-каршы төсләр сайланса да, алар кычкырып, күзгә бәрелеп тормыйлар, рәссам тирә-як матурлыгын картиналарына күчерә алган, хисләрне җиткерә белгән. Һәр эшеннән аның рәссам булып җитлеккәне күренеп тора”, – дид Людмила Михайловна.

Стажлы юрист, яшь рәссам

Рәссам үзе сөйләвенчә, аның картиналарын күргән танышлары арасыннан “менә, ниһаять, үзен тапты” дип әйтүчеләр дә юк түгел икән. Ә бит тырышлык аларның нәселләреннән килә торган сыйфат. Әтисе Василий Уразайкин – Мәлем керәшене, колхозда председатель дә булган. ГРЭС төзелә башлагач, Зәйгә күченеп, анда “Заготзерно” предприятиесе төзеп, директор булып эшләгән.

“Юридик факультетка мин кергәндә, бер урынга – 12 кеше, кызларны анда алмыйлар да иде. Биш ел уку миңа мизгелдәй тоелды, Чаллыга эшкә билгеләделәр, 35 ел эшләдем. эшем җаваплы иде. Хезмәтем өчен дәүләт бүләкләре, медаль дә бирделәр, – дип сөйли пенсиягә киткәнче мировая судья булып эшләгән Ольга Васильевна. – Ә хәзер мин – яшь рәссам. Акварель белән ясау ошый – үземә ошаганны гына ясыйм. Майлы буяу белән дә ясыйм. Әгәр алданрак акварель белән ясауның катлаулы техника икәнен әйткән булсалар, бәлки тотынмас та идем”.

Рәсем ясау сәләтен ул үзенә әнисе Вера Дятловадан күчкән дип исәпли. “Бөтен Уразайкннар, бөтен Тукраннар – безнекеләр”, – дип әйтә торган булган әнисе. Ольганың бертуган дәдәе Иван исә Зәйнең баш архитекторы булып эшләгән. Ә улы Дмитрий сәнгать мәктәбен тәмамлаган.

Картиналары – бүләккә

Рәссам күргәзмә ачу тантанасына килүчеләр өчен сюрприз да әзерләгән иде. Залга үтүче һәрбер кешегә лотерея билеты өләштеләр. Кызыксынып сорау яудыручылар үзәктәге кызлардан “әлегә сер” дигән җаваптан башкасын ишетмәделәр.

Татарстанныңа халык артисты Виталий Агаповның, Җәкәү җорты хезмәткәре, Мәлем авылы кызы Илүзә Галиуллинаның, “Казансу” ансамбле түтиләренең җырлары, Владислав Агаповның аккордеоныннан агылган дәртле көйләрне тыңлап, ул сер турында күпләр оныткан да булгандыр. Рәссам үзе лотерея уйнату өчен картиналар алып килгәнен игълан итте. Үзенә ярдәмгә туганнан туганының кызы Настя Уразайкинаны чакырып чыгарды. Кәрҗингә салынган лотереяләр арасыннан Настя тартып чыгарган бәхетле билетларга ия булучылар арасында рәссам үзе дә, Виталий Агапов та бар иде. Виталий Васильевич үзенә чыккан картинаны кабаттан тамашачы арасында уйнатырга дигән фикер белдерде. Әлбәттә, залдагылар аның сүзен хуплап кул чапты.

Җете алсу төсләре белән балкып утырган чәчәкле картинаның туганы Василий Уразайкинның хатыны Лидиягә туган көне уңаеннан бүләк итте рәссам.

2015 елда гына рәсем сәнгате белән мавыга башлаган, үзелгеннән һәм танылган рәссамнардан өйрәнеп, 2017 елдан ныклап торып картиналар яза башлаган Ольга Новожиловага күргәзмәдә катнашучы һәркем иҗатка бай һәм үзенең картиналарындагы чәчәкләр шикелле матур киләчәк теләгәндер, мөгаен.

Фирая Моратова фотосы

ФИКЕРЛӘР

Мөдәррис МИНҺАҖЕВ, Татарстанның халык рәссамы:

– Ольга моңа кадәр шундый зур вазыйфа биләде – закон сагында торып, халыкка хезмәт итте. Закон җитдилек таләп итә, ә аңа лирика хас, ул – төсләр патшасы. Акварель белән ясалган эшләре – музыкаль, җыр кебек агыла. Бер төс икенчесенә салмак кына күчеп, үз эшләрендә төсләр гармониясе тудыру сәләте бирелгән аңа. Майлы буяу белән ясаудан аермалы буларак, акварельне ялгыш кына тамызсаң да бетерүе авыр. Ул шуларны җиңел итеп башкара белә. Эшләрен карагач, бер мизгелдә ясалгандыр кебек тоела. Ә бит аңа күпме хезмәт, осталык кирәк, әлбәттә, зәвык та. Беренче чиратта, Ольганың үз халәтенә, үз рәвешенә туры килгән эшләр тудыруына куанам. Миңа аның чәчәкләр сериясе, пейзажлары ошый. Ул үзенең бу күргәзмәсен “Радость жизни” дип атаган. Ул үзе дә, без рәссамнар өчен, тормыш шатлыгы, яшәү яме бүләк итүче булып тоела. Ольга – матурлыкка мөкиббән кеше, керәшеннәрнең затлы бер чәчәге кебек үзе дә. Иҗаты хәзер гөрләп бара, зур сәнгать капкаларын ачып, сәнгать диңгезендә колачлап йөзә ул. Алга таба зур-зур күргәзмәләрдә дә күрергә язсын иде аның эшләрен.

Виталий АГАПОВ, Татарстанның халык артисты, җырчы:

– Язмыш сукмагының озыны бар, кыскасы бар. Кайбер кешеләр кыска язмыш сукмагын да матур итеп узалар, ә кемнәрдер озын язмыш сукмагын да тозсыз, мәгънәсез итеп үтә. Ольга Васильевна үз юлы, үз сумагы буйлап бара. Иҗаты аша ул кешеләргә үзенең күңелен бүләк итә. Үз керәшеннәребезгә һәм бар халыкка файдалы булырга язсын. Аның язмыш сукмагы мөмкин кадәр озын һәм иҗатка бай булсын.

Без икеләтә якташлар – Чаллыда яшәп иҗат итәбез, икебез дә Зәй ягы керәшеннәре. Сәвәләй авылы мәдәният йортында Чаллы рәссамнар оешмасы картиналар галереясе ачты. Әйтүләре буенча, авылдашлар белән храм җиткергән өчен, миңа рәхмәт йөзеннән ачылган дип беләм ул күргәзмәне. Бу айлык беткәч, үзебезенең Чаллыдагы “Чишмә” халыклар дуслыгы йортында даими эшли торган күргәзмә ясарга кирәк дип уйлап килдем әле. Анда безнең бик матур керәшен җортыбыз, музеебыз бар. Халыкка хезмәт итсен.

Ленар ӘХМӘТОВ, Россия һәм Татарстан рәссамнар союзы члены, рәссамнарның Чаллы бүлеге җитәкчесе:

 – Ольга Васильевна – безнең рәссамнар союзының саклаучы фәрештәсе. Көн дә килгәч, күрәбез – мастерскоенда яктылык, аклык. Ул шулкадәр тырыш, үз-үзен аямыйча иҗат итә. Хәзерге вакытта аның берьюлы дүрт күргәзмәсе бара. Аның иҗаты аша керәшеннәр күңелен, керәшен дөньясын ачабыз...

Галина ПЕТРОВА, Казан шәһәре, пенсионер:

– Питрәч районының Кибәч авылыннан булам мин үзем. Гомерем буе матбугат министрлыгында төп белгеч булып эшләдем.

Рәссам Ольга Васильевнаның “Грушалар белән натюрморт”ы чыкты лотереягә. Көтелмәгән сөенеч булды минем өчен. Ул – шигъри җанлы, киң күңелле, ачык кеше. Рәссамнар, шул исәптән һәвәсәкәр рәссамнар күргәзмәсендә дә еш булам. Картиналарны таный, бәяли беләм, дип уйлыйм.

Бу минутларда мине үзебезнең керәшеннәр арасында профессионал рәссамнар дәрәҗәсендә иҗат итүче кешеләр барлыгы шатландыра.

Илүзә Галиуллина һәи Фирая Моратова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев