Көнләшерлек Тазовлар
Сарман районы Ләке авылында гомер кичерүче Ольга һәм Иван Тазовларның язмышларын бергә бәйләүләренә быел 53 ел була. Алар икесе дә шушы авылда туып үскәннәр. Балачаклары сугыш елларына туры килгәнгә, "тиз үсеп җитәләр" алар. Мәктәптә укып, колхозда, өй хуҗалыгында хезмәт итәләр. Сугыш бетеп тормышлар әзрәк рәтләнгәч, 1961 елда алар өйләнешеп матур...
Сарман районы Ләке авылында гомер кичерүче Ольга һәм Иван Тазовларның язмышларын бергә бәйләүләренә быел 53 ел була. Алар икесе дә шушы авылда туып үскәннәр. Балачаклары сугыш елларына туры килгәнгә, "тиз үсеп җитәләр" алар. Мәктәптә укып, колхозда, өй хуҗалыгында хезмәт итәләр. Сугыш бетеп тормышлар әзрәк рәтләнгәч, 1961 елда алар өйләнешеп матур тормыш корып җибәрәләр. Ике ул һәм кыз тәрбияләп үстерәләр.
-Тату яшәүнең сере - бер-береңә юл куя белүдә, - ди Иван дәдәй.
Бүгенге көндә алар күпләргә үрнәк. Кайвакыт әле яшьләрне көнләштереп тә китәләр. Менә шулай, алар күптән түгел уздырылган "Татарстан - минем Республика" фотоконкурсында катнашып, җиңү яуладылар. Конкурска барлыгы ике меңнән артык татарстанлы республиканың матур гаиләләрен, табигатенең гүзәллеген тасвирлаган дүрт меңнән артык фоторәсем җибәргән булган. Алты номинациядә өчәр җиңүче билгеләнә. Узган атнада Казан федераль университетының филология һәм сәнгать институтында конкурска йомгак ясалды. Ольга һәм Иван Тазовлар "Гаилә" номинациясендә I урынны яуладылар. Җиңүчеләрне республика Президенты аппараты җитәкчесе урынбасары Александр Терентьев тәбрикләде. Соңыннан бүләкләү тантанасы булды. Җиңүчеләргә диплом һәм кыйммәтле бүләк тапшырдылар. Ахырдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән истәлекле фотога төштеләр.
Тазовларны әлеге вакыйга белән кайнар котлап, исәнлек-саулык, гаилә шатлыгы, тыныч матур көннәр, алга таба да сокланырлык үрнәк гаилә булып калуларын телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев