Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәү рәвеше

Керәшеннәрнең сөйләмнән төшеп калган борынгы сүзләре

Еллар узган саен үз сүзләребез югала, онытыла бара. Туган телне саклау - һәркемнең бурычы. Теле бетсә, халкы да бетә, дигәннәр. Карагыз, нинди матур сүзләребез онытылып бара.

Адарыныу - сүз бирү, алдан әйтеп кую

Ауа - күк, күк гөмбәзе.

Ауык - аз гына вакыт, берникадәр.

Ӓўяля - элек, баштан.

Ӓўяле - кайчакта.

Багадя - бирелгән сүз.

Багыт - вакыт.

Бакра - ашлык чүбе.

Башырыу - баш ию (баш ору).

Белеўлек - белем.

Белемнек - акылга тулылык, олы зихенлек.

Грябянкя - авырлык үлчәме, фунт.

Гюрнячя - югарыгы бүлмә (рус. «горница»).

Жарлыкау - кичерү, гафу итү.

Жорт торгозоучы - эконом, хужалыкны алып баручы.

Жякер - якорь.

Жяўляў - белдерү, сөйләү, ачу.

Жяшерек - сер.

Кайык - лодка, көймә.

Карнаша - тартма.

Кипен - кәфенлек, кәфен.

Корман - корбан.

Кызмят - хезмят, эш.

Кючергеч - мисал, үрняк.

Кючереў - тәрҗемә итү.

Кябен койоу - чиркәүдә өйләнешү йоласы (рус. «венчание»).

Мясял - парча (рус. «притча»).

Пагамбяр - илче (рус. «пророк»).

Панар - фонарь.

Пел - фил.

Пяриштя - фәрештя (рус. «ангел»).

Сят, шул сяттюк - мизгел, шул ук мизгелдә.

Таныткыч - ачылыш, исбатлаучы әйбер (рус. «свидетельство»).

Турсык - мех.

Тыума - нәсел.

Чиреў - а) күктәге көчләр; б) гаскәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев