Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәү рәвеше

Карендәшебез подъезд янын чәчәкләр бакчасына әйләндергән

Түбән Камада яшәүче Мария Савельева үз йортларында яшәүче Любовь Насыйбуллина белән бергәләп, җәй буе чәчәкләр үстерә.

Түбән Кама шәһәренең Яшьлек урамындагы 35нче йорт яныннан үтеп-сүтеп йөрүчеләр беренче подъезд янындагы бакчадагы төрледән-төрле чәчәкләргә сокланалар. Иртә яздан кара көзгә кадәр күңелләрне иркәләп утырган ул матурлыкны тудыручылар – өлкән яшьтәге керәшен түтие Мария Павловна белән рус хатыны Любовь Петровна. Лаеклы ялга чыкканчы икесе дә шәһәр электр транспорты предприятиесендә эшләгәнлектән, сөйләшер сүзләре дә аз түгел. Өстәвенә, икесе дә гөлләр, чәчәкләр яраталар. Әзер чәчәк бәйләмнәренә шатланучы бик күп гүзәл затлардан аермалы буларак, алар икесе бергәләп чәчәкләр үстереп, тирә-яктагыларга шатлык өләшәләр.

– Йортыбызның беренче подъезды янында, Любовь Петровна белән икебез бергә, өченче елын инде төрле чәчәкләр үстерәбез. Аңа бик рәхмәтлемен, газоныбыз зур безнең. Әгәр дә Любовь Петровна булмаса, ул хәтле җирдә үзем генә берни дә эшли алмас идем.  Кайвакыт, хәтта, күрше-тирә дә безнең бакчадагы чәчәкләрдән букет җыеп керә. Йөрәк әрни инде. Без газон матур булсын дип тырышабыз, ә кемгәдер үз өендә матур булуы кирәк, – дип сөйли Мария Павловна. Ул үзе шушы районның Келәтле авылы кызы. Гомере шәһәр белән авыл арасында үткән.

– Бакча тотмасам да кулым эш сорый. Сиксәнем тулса да тик утырасы килми. Гөлләр чәчәкләр яратам. Иртә язда тюльпаннарыбыз чәчәк ата, аннан – нарцисслар, ирислар. Пионнарның да төрле төстә чәчәк атканнарын сайладык. Күпьеллыкларын да, бер генә ел күзне иркәли торганнарын да утыртабыз. Космея дип йөртелә торган ромашклар көзгә кадәр чәчәк ата. Георгиннар, яраннар да үсә. Бик күп һәм төрле чәчәкләр үстерәбез. Көз җиткәч, чәчәк орлыкларын, үсентеләрне сорап алучылар да бар. Кайсыларыдыр үз бакчасына алып барып утырта, кемнәрдер – үз йортлары янәшәсенә. Үзебез дә кешеләрдән сорыйбыз, – дип үзенең эш тәҗрибәсе турында сөйләде Мария Павловна.

Чәчәк орлыкларын, үсентеләрен алар пенсия акчасына сатып алалар. Әле су сибү өчен шланг та сатып алганнар. Бакчачыга кирәк барлык төр эш кораллары да үз исәпләренә алынган. Суны шланг ярдәмендә сибү уңайлы, әлбәттә. Ә инде андый мөмкинлек булмаганда, өйләреннән лейка белән алып чыгалар....

Эшләрен бәяләп, микрорайонның актив кешеләре белән бергә, чәчәк үстерүче бу тырыш түтиләрне дә узган ел, Өлкәннәр көнендә, “Илһам” җыр театрына бәйрәмгә чакырганнар. Мария Савельева бәйрәм табынын ямьләп, җырлаган да әле. Олы кешенең күңеле булсын өчен бер җылы сүз дә җитә шул. Күпме вакыт үткәч тә, ул бәйрәмне рәхмәт хисләре белән искә ала Мария Павловна.

Кешеләргә матурлык бүләк итәргә яратучы Мария Савельева, Түбән Камадагы “Сүрәкә” керәшен халык фольклор ансамбле солисты буларак, керәшен җыруларын саклау, яшьләргә өйрәтү өчен дә зур эш башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев