Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәү рәвеше

Җитмеш яшенә – җиде кизләү

Яңартылган Урал ягы чишмәсе үзенең авыллы, узган гасырның илленче елларына кадәрге чакларын сагынып ага

Хуҗа Хәсән авылы җирлеге кизләүләргә бик бай. Алар авылның һәр ягында бар. Кайберләре үзләренең су чыганагын югалтып, җир белән күмеләләр, язгы ташкыннар белән югалалар. 

Аларның һәркайсы үз атамалары белән яши: Назар бабай, Ташулка, Микулайский, Урал ягы, парк яны, каенлык кизләүләре, салкын су чишмәсе. Авылдашларыбыз кизләүләрнең табигатькә матурлык бирүен истә тотып, аларны саклап калырга тырыша. Бигрәк тә пенсионер Анатолий Клементьев (фотода сулдан беренче) зур эш башкара. Ул кизләүләргә еш йөри, аларның агышын карый, үз көче белән ре- монтлый. Ул үткән ел Ташулка кизләвен карап, рәтләп куйды. Хәзер бу якта яшәүче авылдашларыбыз рәхәтләнеп бу кизләүдән су ала.

Күптән түгел пенсионер Николай Волков белән икәүләшеп, Урал ягы кыр кизләвен ремонтладылар. Аны чистартып, юлын яхшылап ачып, трактор дисклары куеп, су чыганагын торба белән тоташтырдылар. Кизләүне койма белән бүлеп тә куйдылар. Анатолий Николаевич күптән әзерләнеп йөргән икән. “Бу материалларны шул кизләүне ремонтлар өчен саклап тордым”, – диде ул.

Урал ягы кизләве – авылның бик матур урынында, Имәнлек тавы итәгендә. Халык күп еллар файдаланмагач, ул ташландык хәлгә килгән. Анатолий Николаевич белән Николай Васильевич кизләүне элек биредә яшәгәннәр истәлеге өчен дип ремонтладылар.

Бу кизләү элекке Хуҗа Хәсән-Урал авылы халкын су белән тәэмин итеп торган. Болын буенда, кыр кизләве өстендә урнашкан Урал авылында Ватан сугышы башланганчы 50ләп хуҗалык булган. Ирләр сугышка китеп, авылда балалары белән хатын-кызлар гына калгач, алар яңадан Хуҗа Хәсәнгә кайталар. Соңгылары 1950 елларда кайтып төпләнә, ә күбесе төрле якларга китеп урнаша.

“Җитмеш яшемә – җиде кизләү. Табигатьне яратырга, аны сакларга кирәк”, – диде Анатолий Клементьев бер очрашуыбызда. Берничә авылдаш белән бергәләп, без бу изге урында булдык. Кайчандыр биредә зур өметләр белән яшәгән авылдашларны искә алдык. Николай Васильевич, хәтта, исемнәрен һәм туган-тумачаларын да барлады. Аларның нәселләре авылыбызда яши әле.

Кешеләргә һәрчак файда китерүче – тегү машиналарын, төрле өс һәм аяк киемнәрен ремонтлаучы, кизләүләргә яңа сулыш бирүче Анатолий Николаевичка авыл халкы рәхмәтле.

Ольга БОЯРИНА,
Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылы ветераннары советы председателе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев