Яшәү рәвеше
Дуслар белән көчле без
"Үстергән дә безне чын дуслык, көч биргән дә безгә чын дуслык..." Совет заманында еш җырланган бу җырның сүзләрен күпләр хәтерлидер. Казанның Яңа Савин районы 16 нчы балалар бакчасы мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия бирү кысаларында Идел буе һәм Урал арасындагы керәшен, чуаш, мари, удмурт һәм башка халыкларның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихын барларга...
"Үстергән дә безне чын дуслык, көч биргән дә безгә чын дуслык..." Совет заманында еш җырланган бу җырның сүзләрен күпләр хәтерлидер. Казанның Яңа Савин районы 16 нчы балалар бакчасы мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия бирү кысаларында Идел буе һәм Урал арасындагы керәшен, чуаш, мари, удмурт һәм башка халыкларның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихын барларга булды. Бу өлкәдә балалар, тәрбиячеләр, ата-аналар ярдәме белән бик күп эш башкарылды. Үзебезнең коллектив та күп милләтле. Бигрәк тә бакчабызда бухгалтер булып эшләүче Любовь Кутузова керәшен халкы культурасын балаларга өйрәтүгә зур өлеш кертә.
Бакчабызда уздырылган Питрау, Нардуган бәйрәмнәре, күргәзмәләр, очрашу кичәләре - берсе дә Любовь Николаевнадан башка узмый. Менә шундый үз халкы, аның киләчәге өчен янып көеп яшәүче хезмәттәшебез бар безнең.
"Дуслык купере", "Аңла =шабыз дуслык телендә", "Факел дружбы" дигән кичәләр балалар, ата-аналар, килгән кунаклар күңелендә тирән эз калдырды, халыклар дуслы гыннан да кыйммәтрәк нәрсә юк икәненә инанып киттеләр алар. Балалар күңеленә керәшен кардәшләребезнең моңлы җырлары, "Бас әле станокка", "Түгәрәк" җырлы-биюле уеннары, чуаш халкының матур җырлары бигрәк тә хуш килде. Йомгаклап шуны әйтәсе килә: безнең коллективның тәрбия-оештыру эше балаларның материалны үзләштерүенә генә кайтып калмый, ә башка халыкларның мәдәниятенә хөрмәт белән карауны, республикабыздагы барлык милләтләрнең дә дус һәм тату яшәүләренә ирешүне күздә тота.
Гөлзада МОСТАФИНА, тәрбияче
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев