Чаллыда чиркәү-керәшен телендә служба үтәчәк
Яшәү рәвеше

Чаллыда чиркәү-керәшен телендә служба үтәчәк

3 октябрь көнне Чаллы шәһәренең "Неупиваемая Чаша" керәшен приходында литургия һәм Чумылдыру җәшереге уздырыла

Чаллыдагы керәшеннәрнең иман җорты Гостев урамы, 36 йорт адресы буенча урнашкан. Приходка бу көнне Керәшен Сәрдәсе авылы чиркәвеннән Димитрий Сизов һәм Керәшен Казысындагы Живоначальная Троица чиркәве настоятеле иерей Геннадий Сизов килә. Служба чиркәү-керәшен телендә үтәчәк. 

Чумылдыру җәшереген уздырырга теләүчеләргә храмның приход советы җитәкчесе Михаил Мироновка хәбәр итәргә кирәк.

Иман җортына керү - маскалардан.


 


Нет комментариев