Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәү рәвеше

Бордыдан Алёна Дусманова: ирем йортына керү – үзе бер олы йола булды

«Керәшенчә марафон»да катнашкан Алёна Дусманова йортларындагы тәре аллары турында сөйләде.

Тукай районының Борды авылыннан Алёна Дусманова йолаларга туры китереп, кияүгә чыккан. Бу хакта ул "Керәшенчә марафон" кысаларында, "Тәре алды, алъяпкычлары" темасында сөйләде. 


- Без ирем Макар белән мама белән папа каршына идәнгә тезләнеп, олы тормышка бәхиллек сорадык. Алар безне бәхилләп Алла анасы тәресе бүләк иттеләр. Ә ирем йортына керү – үзе бер йола. Ап-ак мендәрләргә басып, бал-май кабып, кыз бирнәләрен сатып, аннан өй киендерүләр. Иң мөһиме, йортны олылап, Ходайны зурлап киленнең тәре алъяпкычын элү. Кул-бит тастымаллары, челтәрләр элү, ашъяулык җәю, мендәр-юрганнар күтәреп керү үзе бер матур күренеш.
Тагын бер иң мөһим йола (өстәл артына утырышкач), иремнең әнисе –  биемем безгә Иисус Христос тәресен бүләк итте. Менә шул ике тәрене күкрәгебез турында тотып кәбен койдырдык. Үзебезнең яңа өебезгә күченгәндә, балаларыбыз шушы тәреләрне тотып бусагадан үттеләр. Хәзер шушы төсләр безнең гаилә учагыбызны саклап, өебезнең кадерле җирендә тәре алдында торалар, - диде Алёна. 

1нче фотода мин килен булып төшкәндә элеп кергән тәре алъяпкычым.


2нче фотода биемнең мамасы элеп кергән тәре алъяпкычы. Хәзерге көндә аны сандыкта саклыйбыз. Төсләре урыны-урыны белән уңган инде.


3нче фотода яңа өебездәге тәре алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев