Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр килә

"Таба" этно-музыка фестивалендә керәшен җырулары яңгырады

Татарстан халыкларының культурасын саклап калуга юнәлдерелгән "ЭтноСтартапФорум" проектында керәшен яшьләре катнашты

 

Кремль яр буе урамында "Таба" фольклор музыка фестивале узды. Ул "ЭтноСтартапФорум" проектының йомгаклау өлеше буларак үтте. Форум яшь эшмәкәрләрнең Татарстан халыклары культурасын саклап калуга юнәлдерелгән проектларына ярдәм күрсәтү максатында оештырылган. Бу форум республикада беренче тапкыр узды. Аны Республиканың Яшьләр эшләре министрлыгы тормышка ашыра.

Проект кысаларында сәүдә нокталары эшләде. Аларда төрле милләт вәкилләренең үзенчәлекләрен күрсәтә торган товарлар сатып алу мөмкинлеге булдырылган иде. Сәхнәдә татар, чуаш, казах, мари коллективлары чыгыш ясады.

 

Татарстан Республикасының туган көнендә узган чарада "Керәшен чибяре" титулы иясе, яшь җырчы Татьяна Ефремова, "Бәрәкәт" керәшен яшьләре оешмасы җитәкчесе Алексей Дмитриев, "Бәрәкәт" активисты Роза Абросимова да катнашты. Татьяна Ефремова "Таба" сәхнәсендә ярты сәгатькә якын вакыт дәвамында тамашачыларга керәшен җыруларын ишеттерде, "Бәрәкәт"леләр халыкка сувенир продукциясен тәкъдим итте.

 

Фото: Бизнес-Онлайн, minmol_rt

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

1

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев