Яшьләр килә

Луиза Янсуар (Шарова): «Тик телемне генә өзмә»

Карендәшебезнең алты ел элек язылган, әмма бүгенге көндә дә актуаль шигырен тәкъдим итәбез.

М белән А-га

Әгәр без сөйгәндәй сөйми икән кемдер,
Юк, зыянлы түгел...
Табып ямен, күркен,
Җирдә ул ирекле - өйләр сайларга да,
Илләр сайларга да - кайда сулыш иркен.

Тик ватанны гына булмый сайлап алып.
Тик телеңнән генә булмый "чыгып качып"...
Ул беренче тойган сөт тәмедәй - тансык.
Ул - ләхетең уйгач... убылачак балчык.

Бар кыйтгалар ачык -
Чык та йөгер, әнә...
Тартмыйм итәгеңнән.
Тотмыйм кулларыңнан.
Тик телемне генә -
Телем-телем китеп -
Өзмә
Туарга да
Әле өлгермәгән
Нәни улларымнан.

7-10 сентябрь 2017
Мәскәү - Казан


Нет комментариев