Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр килә

Ксения Фадеева кылычлы сугышта егетләргә бирешмәгән

Республикада кылычлы сугыш төрен үз иткән, уңышларга ирешкән кызлар да аз түгел.

Заманча кылычлы сугышны (современный мечевой бой) ир-атлар арасында гына популяр спорт төре дип саныйсызмы? Һич юк! 

Егетләр белән беррәттән

Көч куллану, сугышуны үз эченә алган спорт төрләре, күбесенчә, ир-ат холкына гына туры килә дип санала. Тик бүген кызлар арасында җанатарлар гына түгел, ә нәфис иңнәренә авыр “прием”нар алырга курыкмыйча, кырыс ир-ат уенында җиңү өчен ахыргача көрәшергә әзер булганнар да бар. Питрәчтән Ксения Фадеева – шундый карендәшебез. Ул, егетләр белән беррәттән, Татарстан данын яклый.

Ксюша үз карьерасын тренер Александр Буздалов җитәкчелегендә башлап җибәрә. Спортның бу төренә килгәнче, ул үзен эзли.

“Башта 3 ел фигуралы шууга йөрдем, аннары әнием бию түгәрәгенә бирде, анда 2 ел шөгыльләндем. Ләкин үземне иркен хис итә алмый идем. 5 ел элек әнием белән фитнеска килгән җирдән, Александр Владимирович мине күреп алды да, кылычлы сугыш тренировкаларына чакырды. Мин озак уйламадым, ризалаштым”, – ди Ксения.

Шулай итеп, ул бу спорт төренә гашыйк була.

Ксения – “исключение”

Әйе, кылычлы сугыш кыз-балага туры килми торган спорт төре. Чыннан да, биредә бит сугышырга кирәк, бу куркыныч, аеруча, чибәр затлар өчен. Әмма һәр кагыйдәдән искәрмә булган кебек, Ксения – “исключение”! Авыр булса да, үз алдыңа максат куйсаң, бернәрсә дә куркыныч түгел. Ә Ксениянең максаты – тренер булу. Бу фикергә аны үзенең тренеры этәргән.

 “Минем кумир – тренерым Александр Буздалов. Ул мине күп нәрсәгә өйрәтте, һәрвакыт аңа охшарга тырыштым. Хәзер дә аның шикелле көчле рухлы буласым килә”, – дип әйтә ул.

Һәр көнне була торган кылычлы сугыш тренировкаларыннан кала, 8нче класста укучы Ксения көрәшнең катнаш төрләре (смешанные боевые искусства) белән дә шөгыльләнә, сәнгать мәктәбенә йөри. Аның көне минутлап язылып куйган. Җиңүгә ирешү өчен күп эшләргә кирәк бит.  

“Җиңүләр күп булды. Медальләр, грамоталар чиксез. Әле дә хәтерлим, Казанга ярышка баргач, миңа каршы чыгарга кызлар булмады. Малайлар белән сугыштым. Мине бер чемпион егет җиңде. Шунда сорау туды: кызлар арасында 1нче урын бирергәме, әллә малайлар арасында 2нче урыннымы? Мин 2нче урынны сайладым. Шулай ук, Россия чемпионатында 2нче урын алдым. Россия чемпионатында, ике ел рәттән, “Щит и меч” номинациясендә чемпионка булдым”, – дип әйтте Ксения.

14 яшьлек Ксения күптән түгел инде икенче тапкыр Россия чемпионы исемен яулауга иреште. Ярышларда катнашу аңа сәяхәт итү мөмкинлеге дә бирә. Ксения Мәскәүдә, Екатеринбургта, Пензада, Санкт-Петербургта, Уралда һәм Татарстаның төрле районнарында булган. Илебез белән таныша алуына шатлана ул.  

Укучы, чемпион, тренер

Бүгенге көндә Ксениянең тренеры Александр Буздалов – махсус хәрби операциядә. Олы группа спортсменнары тренерларының эшләрен дәвам итеп, кече группа өчен тренировкалар алып бара. Ксения үзеннән кече ике спортчы белән шундый җаваплы, кирәкле эшкә алынган.

“Бу спорт төрендә җитезлек һәм көч мөһим. Шул ук вакытта башны да эшләтергә кирәк, чөнки кылыч белән һәрбер сугуны алдан ук уйлап, бер адымга алдарак барсаң гына җиңеп була”.

Әле кайчан гына Ксения бу сүзләрне үз тренерыннан ишеткән булса, хәзер ул үзе шушы фикерне балаларга җиткерә.

Кылычлы сугыш Татарстанда популяр спорт төре түгел, әмма нәкъ менә Ксения Фадеева кебек яшьләр аны үстерә.

Алинә ГАЛИМҖАНОВА.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев