Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр килә

Көрәшче Евгений Бутаков: «Спорт мастера булмыйча китмим»

Зәй районының көрәш буенча командасы көчлеләрдән булып санала.

10 декабрьдә Әлмәт шәһәрендә яшүсмерләр арасында көрәш буенча дөнья, Россия һәм Татарстан чемпионы, Татарстанның спорт мастеры Булат Вәлиев истәлегенә багышланган «Танефть» Кубогына бөтенроссия турниры узды. Зәй районының Югары Баграж авылы егете Евгений Бутаков үз үлчәү авырлыгында 3нче урын яулады. Инде күп төрле ярышларда җиңүләре булган шушы батыр егетнең үзенә чыгып, көрәшкә мәхәббәте һәм планнары турында сораштык.

Уң яктан өченче – Евгений Бутаков

Евгений көрәш белән 10 яшеннән шөгыльләнә икән. Атнасына 3 тапкыр, бер дә калдырмыйча, "Зәй" спорт мәктәбенә тренировкаларга йөри. Остазы – Рөстәм Зыятдинов төрле яшьтәге асыл егетләрне шушы спорт төре серләренә дә, чын ирләр булырга да өйрәтә, аларны бер команда итеп туплый. Ул "Зәй" командасын республика күләмендә генә түгел, Россия һәм дөнья турниларына да алып чыга икән. 

Евгений 16 яшен тутырган, тиздән мәктәпне тәмамлап, һөнәр сайларга кирәк булса да, спорттан китәргә җыенмый. "Уңышларым инде күп. Тик "спорт мастеры" исемен алырга өлгермәдем, ә бит аласы килә. Шуңа омтылачакмын", – ди көрәшче. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев