Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр килә

Керәшен яшьләрен быел нәрсә көтә?

Бу сорауга җавапны без республика керәшен иҗтимагый оешмасының «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге активистларыннан сорадык.

Көз җитүгә, “Бәрәкәт” планнар кора башлый. 

"Инде беренче “Җыен”ыбыз да узды. Бу уку елында ныклап торып, грантлар буенча эшләргә телибез. Хәзерге вакытта “Айбагыр” проектын әзерлибез. Алга таба, Керәшен яшьләре форумын, “Туым җондозы”н һәм тагын берничә проектны грант конкурсларына җибәрергә җыенабыз.

Киләсе айда Халыклар дуслыгы йортында, “Җәшләр җыены” кысаларында, “Покрау чыңы” концерты узачак. Ә “Җәшләр җыены” үзе шушы елның азагына кадәр Татарстанның биш районына – Зәй, Мамадыш, Балык Бистәсе, Кукмара һәм Питрәчкә талантлы яшь керәшен артистларыннан торган концерт белән барачак.

Шул ук октябрь аенда, “Бәрәкәт” белән таныштыру максатыннан, Казанга яңа гына килгән яшьләр өчен “Җыен” үткәрәчәкбез. Анда проектларыбыз, командабыз турында да сөйләрбез, алар да безне үзләре белән таныштырырлар. Гадәттә, шушындый җыеннардан соң, команданың активистлары арта. Районнарга чыгып, семинарлар форматында, “Бәрәкәт”не танытасыбыз килә. Планда – һәр районда “Бәрәкәт”нең җирле бүлекләрен булдыру.

Кыш айларында “Аулак өй”гә җыелып, өстәл уеннары уйныйбыз, аралашабыз. Балалар өчен керәшенчә Яңа ел да уздырабыз.

Декабрьдә безне “Бәрәкәт”нең 13 еллыгы көтә. Аңа да ныклап әзерләнәбез. Узып барган елга нәтиҗә ясаячакбыз, активистларыбызны бүләклиячәкбез.

2023кә иң зур максатыбыз – Керәшен яшьләре форумын уздыру. Калган планнар әлегә сер булып торсын. Барысын да безнең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрдән күзәтеп барыгыз." – дип уртаклашты алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев