Фольклорчы Геннадий Макаров этносменада ял итүчеләргә мастер-класс үткәрде.
"Айбагыр" сменасы инде тиздән тәмамланачак. Якты хәтирә булып, матур видео, фотолар калачак. Әмма смена дәвамында җыйган файдалы мәгълүматлар, ачылган сәләтләр тагын да мөһимрәк.
Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең белгече, оста музыкант, этномузыколог Геннадий Михайлович Макаров "Айбагыр" этносменасында балаларны думбрада уйнау серләренә төшендерде. Балалар "Эй, дускаем" дигән җыруны үзләштерделәр.
Нәтиҗәсен - видеоны карап, белә аласыз.
Нет комментариев