Александр Игнатьев рок стилендә яңа җыр чыгарды - видео
Яшьләр килә

Александр Игнатьев рок стилендә яңа җыр чыгарды - видео

"Буйсындыр сөюне" дип исемләнгән җырга сүзләр һәм көйне Зәйдә яшәп иҗат итүче карендәшебез Лиза Ампуш - Елизавета Лаврова язган

- Бервакыт Лиза түтидән "ВКонтакте" социаль челтәрендә смс килеп төште. Шулай аралашып киттек. Аның "Буйсындыр сөюне" дигән шигырен күргәч, илһамланып киттем - сүзләре дә бик матур , мәгьнәле дә. Шуңа күрә җырны үзенчәлекле итеп бирәсем килде, бу җыр өчен альтернатив рок стилен сайладым,- дип сөйләде безгә Саша Игнатьев. 

Альтернатив рок музыкасына язылган җырлар татар эстрадасында сирәк күренеш, керәшеннәр арасында әлеге юнәлештә иҗат итүчеләр бөтенләй юк. "Җырның премьерасы «Туым Жондозы» фестивале гала-концертында булды. Сәхнә артында торган малайлар гитара, музыка белән кызыксынды. Фольклор башкаручы балалар күп. Ә минем керәшен сәнгатенә яңа юнәлеш кертәсем, үзебезнекеләрне күрсәтәсе килә. Әлеге җырны күбрәк аудитория өчен чыгару исәбем дә бар",- дип планнары белән уртаклашты ул.


Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.  Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.


Нет комментариев