Тыл ветераннары Мироновларның тормыш юлы тырыш хезмәт, Ватанга тугрылык үрнәге
Бондюг районының Иске Гришкин авылында туып үскән Елизавета һәм Николай Мироновлар тырыш хезмәтләре, авырлыклар алдында баш имичә, һәр көнгә сөенеп тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып яшәгән гаилә.
Әниебезнең әнисе җырак әбиебез – Миронова Елизавета Федоровна. Ул 1932 елның 17 сентябрендә Бондюг районының Иске Гришкин авылында туган. 1940 елда укырга керә. Биш ел укыганнан соң колхозда, мәктәптә техничка булып эшли. Бондюгка йөреп мастерскойда тегүче булып эшли. 1955 елда әбиебез Миронов Николай Петровичка кияүгә чыга. Алар бергә икәүләшеп бер кыз үстерәләр. 1970 елдан бирле 1987 елга кадәр, пенсиягә чыкканчы, кырчылыкта эшли, фермада сыер сава, бозаулар карый. Елизавета Федоровна яхшы эшләгәне өчен бик күп мактау кәгазьләре, медальләр белән бүләкләнгән. Әбиебез лаеклы ялда да тик утырмый, безгә җылы оекбашлар, бияләйләр бәйли, тегә иде. Мичтә тәмле ипиләр, дурычмаклар пешереп алып менә иде. Әбиебез бик тырыш, эшчән булды, үзенең кызына Клавдиягә дә шушы тырышлыгын биреп калдырган. Әниебездә безнең Алексеева Клавдия Николаевна бик җитез, уңган, тырыш. Соңгы көннәренә хәтле әбиебез безгә, кызына, оныкларына булышырга тырышты. Әбиебез каты авырудан соң 2020 елнын 15 декабрендә безнен арадан китеп барды.
Әниебезнең әтисе – Миронов Николай Петрович. 1932 елның 13 маенда Бондюг районының Иске Гришкин авылында туган. 4 класс белем алганнан соң, Карман авылында ат белән йөреп цехта эшләгән. 1951 елда армиягә китә. Николай Петрович Мурманскида моряк булып хезмәт итә. 3 ел хезмәт итеп, армиядән кайткач цехта эшли, МТСта сортировщик була. 1958 елдан 1971 елга кадәр Менделеевскида шофер булып эшли. Яхшы эшләгәне, намуслы хезмәте өчен мактау тактасына кертелә. 1971-1992 елларда фермада ат белән, кочегарда эшли. Лаеклы ялга киткәч тә җәй коне яшелчәлектә су сиптерә һәм төрле эшләрә эшли. Каты авырудан соң бабабыз 2004 елның 19 августында вафат була.
Любовь Смирнова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев