Туганайлар

Татарстан

16+
Хәтер-хатирә

Сугыш юллары узган Мироновлар

Зәй районы Зичәбаш авылыннан Эльвина Гәрәева үз нәселенең тарихына күз салып, ерак бабасы Константин Миронов һәм аның бертуганнары турында сөйләде.

Һәр гаиләнең үз батырлары бар. Минем гаиләмнең батырлары –  Григорий, Василий, Филипп, Константин,  Ульяна Мироновлар.

Ерак бабам Константин Григорьевич Зичәбаш авылында 1913 елда дөньяга килә. Алар гаиләдә 7 бала туып, шуларның 5се генә исән кала.

Карт бабам белемгә омтыла. 1934 елда  Казан шәһәренең Восстание бистәсендәге химия-механика фабрика-завод укуханәсенә (ФЗУ) укырга керә. Анда ул аппаратчы һөнәрен үзләштерә. Соңрак  Арча педагогия училищесында укытучы һөнәренә дә ия була. Сарман районының Байбүләк, Шыгай авылларында укытучы булып эшли. Аның белемгә омтылышы, тырышлыгы балаларына да үрнәк була.

Яшьли көндәлек алып бара. Анда үзенең дөньяга, кешеләргә карашларын, мәхәббәт тарихын яза. «Уракчы» дип атаган кыз мәхәббәте, авылдашы Татьяна Анисимовна Андриянова. Алар сугышка кадәр 2-3 ел гына бергә яшиләр. 

Константин бабамны 1941 елның 30 октябрендә сугышка алалар. Ул разведчик булып хезмәт итә. Сугыш кырында булына карамастан, гаиләсенә 300 сумлык талон җибәрә. Ул бик кайгыртучан була. Сугыш кырында да, тыныч вакытларда да туганнарын сагынып яши. Моны аның фронттан язган хатларында ачык күрергә була.

Шундый хатларның берсе 1942 елның 2 гыйнварында язылган: ул безнең гаиләдә саклана. Бу хатта бабам болай дип яза: «Мин җибәргән акчага Марэнвилга җылы кием һәм итек әзерләгез. Минем күлмәкләремнән күлмәк тегегез».

Бу юллардан аның гаиләсен никадәр сагынуын аңларга була. Хатында ул үзенең даими адресын да калдырган: «Кызыл Армия, Полевая поч-та станциясе, 1610нчы развед рота».

Карт бабамның хатында тагын бер мөһим юл бар: «Төшкә хәтле без немецларны куып бардык, төштән соң алар безне».

Кызганычка каршы, карт бабам сугыштан исән-сау кайта алмый. Ул Мәскәү янындагы бер авылда батырларча һәлак була. Аның кабере еракта калса да, без аны һәрвакыт искә алабыз. Ерак бабам безнең хәтеребездә мәңге яши. Аның сугышчан юлы, кешелеклелеге, гаиләсенә кайгыртучанлыгы – безнең өчен үрнәк.

Ульяна Григорьевна – карт бабамның сеңлесе 1919 елда туган.

Авылда шәфкать туташы булып эшли. 1941 елда Зәй хәрби комиссариаты аша ул сугышка китә. 1941 – 1945 еллар дәвамында сугыш сукмакларыннан атлый. Каты бәрелешләр, авыру-кан эчендә яралыларга беренче ярдәм күрсәтә. Сугыштан соң 1946 елның 21 сентябрендә Ижевскига китә. Анда газлы авыр эштә эшли. Аннары Үзбәкстанга күчеп, шунда гомер итә. Туган ягына бер генә тапкыр кайтып күренә.

Василий Григорьевич 1922 елда туган. Укытучы булып эшли. 1941 елның 28 декабрендә сугышка китә. 1942 елның 2 гыйнварында (бабамның хаты язылган көнне) батырларча һәлак була. Новгород өлкәсе Старая Русса районы Речки авылында җирләнгән.

Филипп Григорьевич 1909 елда туган. Сугышка кадәр укытучы булып эшли. 1941 елның июнендә Зәй хәрби комиссариаты тарафыннан сугышка алына. 490нчы санитар батальонының 96нчы командасына җибәрелә. 1941 елның 6 ноябрендә батырларча һәлак була.

Заинск-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев