Ретро фото: Зичәбаш авылы кызлары
Хәтер-хатирә

Ретро фото: Зичәбаш авылы кызлары

Әлеге истәлекле фото белән Яр Чаллыдан Лидия Нуриева таныштырды.

Бу зәвык белэн киенгән кызлар Зәй районының Зичәбаш авылыннан. Фото 1953-54нче елларда Яраслау өлкәсенә (Ярославль) торф чыгарырга баргач тошерелгән.

Сулдан аскы рәттә иптәшемнең әбисе — Чәчәк Метекә кызы Таисия, сулдан өске рәттә Гәверлә Нинасы һәм Раясы.

«Әниебез 2 ел рәттән шунда эшкә барып, үзенә тегү машинасы алган. Тегәргә бик ярата иде, күрше әбиләргә, безгә 3 кызга бәйрәмнәр саен күлмәкләр тегә иде», – дип искә алды Лида тутабыз.


Нет комментариев