Ретро фото: Хуҗа Хәсәннән хатын-кызлары ындыр табагында
Хәтер-хатирә

Ретро фото: Хуҗа Хәсәннән хатын-кызлары ындыр табагында

Якынча 1961-1962 елларда төшерелгән фото.

Артта салам түбәле амбарлар, бөя. Эш вакытында кешеләр аркаларына салып зур-зур капчыклар белән ашлык ташыганнар. Хатын-кызларның барысының да диярдек киндер күлмәк, башларында ак яулык. Күбесе балаларын да үзләре белән алып йөргәннәр.

Фото Хуҗа Хәсән авылы мәктәбендәге музей архивыннан алынды.


Нет комментариев