Ретро фото: Хуҗа Хәсән хатын-кызлары
Хәтер-хатирә

Ретро фото: Хуҗа Хәсән хатын-кызлары

Әлеге фото якынча 1980 еллар азагында 8 март бәйрәмендә төшерелгән.

Фотода Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылы фермасында эшләүче терлекче  хатын-кызлар. Ферма территориясендәге бер өйдә, 8 март бәйрәмендә төшерелгән. Өстәлдә, мичтә пешкән бөккән, җимешләр, торт һәм пыяла шешәләрдә лимонадлар. Һәр чорның үз бәйрәм-сыйлары, һәр чорның үз яме.

Сулдан уңга: Любовь Таймасова, Людмила Антонова, Татьяна Александрова, Елизавета Захарова, Наталия Романова, Зинаида Кузнецова,  Елизавета Волкова.

Фото Хуҗа Хәсән авылы музееннан.


Нет комментариев