Ретро фото: керәшен түтиләре
1979 елда ясалган фотолары галим Геннадий Макаров заманча технологияләр кулланып яңарткан.
Борынгыдан сакланып килгән һәм халык байлыгын тәшкил иткән мирасны ясалма интеллект ярдәмендә яңартып саклау өчен хәзер мөмкинлекләр җитәрлек. Фольклорчы, галим, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаров заманча технологияләр кулланып, мирасыбызны яңартуга кереште.
— Бүгенге көндә элекке заманда мәгърифәт, әдәбият, сәнгать һәм тарих белеме өлкәсендә күп хезмәтләре белән билгеле шәхесләребез турында күбрәк беләсе, фотосурәтләрен дә күрәсе килә. Әмма аларның фотолары югалган, сакланганнары да күп очракта таушалган хәлдә. Хәзерге вакытта, алга киткән югары сыйфатлы технологияләр кулланып, мондый аклы-каралы фотоларны реконструкцияләп яңарту мөмкинлеге бар. Мин дә бу технологияләрне кулланырга булдым һәм аның уңай нәтиҗәләрен шундук күрдем. Моны минем «ВКонтакте»дагы сәхифәмдә дә күрергә була. Иң шатландырганы, кыска гына вакытта да андый фотоларга йөзләгән-йөзләгән лайклар куела, – дип сөйли Геннадий Михайлович.
Әлеге элгәреге фотолар да заманча технологияләр кулланып эшләнгән. 1нче фото – Алексеевск районының Лебедино авылыннан, 2нче фотода – Теләче районының Югары Мирәтәк авылында төшерелгән.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев