Ретро фото: Керәшен Сәрдәсеннән «Чулпы» ансамбленең иң беренче составы
Әлеге фото белән керәшен марафоны кысаларында Елена Гәләветдинова таныштырда.
Бу фотода туган авылымның Чулпы» халык фольклор ансамбленең иң беренче составы артистлары. Ансамбль 1984 елда Керәшен Сәрдәсе авыл мәдәният йорты каршында Елена Козлова (Лена түтинең урыны оҗмаһта булсын!) һәм Алексей Дементьев тырышлыгы белән төзелә.
Ансамбльнең башлангыч составында 1 егет, 9 кыз була. Керәшен йола-гадәтләрен, уеннарын, җыруларын чын халыкчан башкарып югары дәрәҗәләргә ирешәләр. 2006 елда «Чулпы» ансамбле «Халык ансамбле» исеменә лаек була.
Сулдан уңга 1нче рәттә: Үкей Нарпуш әби, Барбара Кәтернә түти, Сыерчык Аннуш түти, Балык Аннук әби, Чебен Аннук әби, Чәвей Кәтернә түти;
Сулдан уңга 2 нче рәттә: Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Михайлович Макаров, Иванов Анатолий Николаевич, Козлова Елена Николаевна (ансамбльнең җитәкчесе), Башмак Иван бабай, Дементьев Алексей Александрович (ансамбльнең җитәкчесе).
Шушы реро-фотоны күргәч тә, күз алдыма бик кызыклы эпизод искә төшеп китте әле. Бу ансамбльдә чыннан да бик моңлы, матур итеп җырлаучы, җор телле артистлар җырлыйлар иде. Бервакыт, әле мин ул вакытта бик кечкенә булганмындыр, авыл клубында концерт булды. Шушы «Чулпы» ансамбле такмаклар башкарды. Анда безнең бик яраткан күршебез Иван Иванов (Башмак Иван бабай) да җырлый иде. Аның партиясен хәтерләмим, әмма менә Иван бабайга каршы Мухина Аннук әбинең җавап-җыры истә калган. Ул болайрак тәмамланды:
Әллә төшеп үлимме икән, суларның дәрьясына,
Бүген үк «ыздавать» итәм, Башмаклар Марыясына!
Инде, бу фотогдагы кешеләрнең күбесе мәңгелеккә күчтеләр. Ә фото – мәңгелек истәлек булып, авылым кешеләренең талантын мәңге саклап искәртеп торыр...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев