Ретро фото. Иванайның күркәм кешеләре
Әлеге фотоны Казанда яшәүче Елена Данилова җибәрде.
Беренче рәттә, уртада, Еленаның әбисе - Теркем Мариясы(1931-1996)
Аклы-каралы фотосурәт таптым.
Әйтерсең лә элек белгәннәр:
«Карап соклансын безгә яшьләр», диеп
Җыелышып фото төшкәннәр
Авылымның күркәм кешеләре!
Сокланырлык алар һәрберсе!
Төрле язмышлы, төрле яшьтә алар,
Берләштергән шул колхоз эше.
Йөзләрендә чагыла гадилек тә,
Ихлас күңеллелек, пөхтәлек.
Бер кылану юк, бар да гади монда.
Карашларда -өмет, бердәмлек.
Фотоальбомнарны карыйм-
Гаилә тарихымны барлыйм.
Аклы-каралы фотосурәтләр...
Сәлам юллый алар үткәннән.
Кайсын таныйм, кайсын белмимен дә
Ярдәм итә шулчак өлкәннәр.
Е. Данилова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев